1 март 2017 яңалыклары
-
Галимнәр кызыклы ачыш ясаган
АКШның Лойола университеты галимнәре тәҗрибә-тикшеренүләр уздырганнан соң, физик активлык кешене ябыктырмый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бу тикшеренүдә берничә илдән үзләре теләк белдергән ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашкан. Галимнәр башта аларның буй озынлыкларын, гәүдә авырлыкларын һәм организмнарындагы май күләмен үлчәгәннәр. Аннары бу кешеләргә аларның активлыкларын тикшерә торган махсус җайланмалар беркеткәннәр. Ике елдан соң...
-
Лениногорск сәнгать мәктәбенә "Татармультфильм" студиясеннән кунаклар килде (фотолар)
28 февраль көнне шәһәребезнең сәнгать мәктәбендә "Татармульфильм" студиясенең иҗат бригадасы кунакта булып китте. Кунаклар балаларга "Татармульфильм" студиясе ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Век Татарстана" исемле проект игълан итүе турында сөйләде. Әлеге проект буенча 7 яшьтән алып 15яшькәчә балалар үз районнарының гербларын, туган җирләренең истәлекле урыннарын сурәтләп рәсем ясарга һәм шигырь язырга...
-
Лениногорск ЗАГСында бирелгән гадәти булмаган исемнәр
ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, февраль аенда район һәм шәһәрдә 53 бала туган: 21 кыз һәм 32 малай. Ир балаларына Антоний, Самуил, Данислав, ә кызларга Иллария, Илүзә, Есения дип кушучылар булган. Иң популяр исемнәр: Софья, Александр, Артем. Сирәгрәк кушылучылары: Сафия, Риана, Самина, Самир һәм Альмир.
-
Рөстәм Миңнеханов Казанда чүп яндыру заводы төзүгә карата үз фикерен җиткерде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда чүп яндыру заводы төзүгә карата үз фикерен җиткерде. Бу хакта ул Казанның 3 нче гимназиясендә үткәрелгән Экология дәресендә белдерде. "Хәзер бездә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе буенча фикер алышу бара. Аны һаваны пычратачак объект димәкче булалар. Ничек алай булсын инде?! Без бит, киресенчә, чүпне үтильләштерү...
-
Лениногорскида шахмат буенча блиц-лига узды
Узган атнада Лениногорскида шахмат буенча блиц-лиганың IV этабы узды. Ярышларда 42 шахматчы катнашты. Шулар арасында лениногорскилылар да бар иде. Алар югары нәтиҗәләргә иреште. Дарья Фролова хатын-кызлар арасында, Матвей Николаев егетләр арасында I урыннар яулады.
-
Март нормадан күпкә җылырак булачак ди синоптиклар
Март - язның беренче ае булса да, шартлы рәвештә ул әле кыш фасылы буларак карала. Чөнки кар катламының эрүен апрель башы һәм урталарында гына күзәтәбез. Россия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд "Российская газета"га март аена булган фаразларны җиткергән. "Һава температурасының тәүлек дәвамында 0дән югарырак күтәрелүен март азагында гына көтәргә кирәк....
-
Лениногорскилы Николай Никонов юбилей уңаеннан котлау алды (фотолар)
28 февральдә шәһәрдәшебез Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеран-нефтьче Николай Васильевич Никонов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тумышы белән юбиляр Саратов өлкәсеннән. Безнең шәһәргә 1952 елны килеп урнаша. Шәһәр электрчелтәре идарәсендә, "Лениногорскнефть" идарәсенең ПРС цехында электрчы булып хезмәт куя. Николай Васильевичны олы юбилее белән котларга район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов...
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итә
3 март көнне 10.30 дан 12.30 сәгатькә кадәр граҢданнарны Республика Дәүләт Советы депутаты Илдус Касымов кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11 Кабул итү адресы: Булгаков урамы, 1А йорт (ЗАГС бинасы). Керү монумент ягыннан.
-
Сугышлы мәктәбендә Экологик белем көне үтте (фотолар)
Сугышлы мәктәбе 1977 елдан бирле экологик юнәлештә эшләвен дәвам итә. 2017 ел - экология һәм махсус сакланулычы табигать территорияләре елы дип игълан ителде. "Экология һәм туган якны өйрәнү" үзәге тарафыннан еллык эш планы төзелде. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә сыйныфларда экологик белем көннәре үткәрелә. 1 март көнендә мәктәпнең барлык укучылары биология...
-
Лениногорскилылар, юлларда сак булыгыз
Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, февраль аенда республика юлларында 271 юл-транспорт һәлакәте 29 кешенең гомерен өзен. 323 кеше тән җәрәхәте алган.
-
Лениногорскилылар, язның беренче көне белән!
-
Лениногорскилылар Республика Президентын котлый (видео)