"Зеленогорский" бүлекчәсендә (Зеленая Роща) ветеринария хезмәте белгечләре өчен семинар узды.
Биредә район ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов, ветеринария лабораториясе мөдире Илгизәр Зәбиров, участок ветеринар табиблары катнашты. Ветеринарлар шәхси секторда ясалма орлыкландыру, маститны дәвалау, мал авырулары, хуҗалыклардагы малларга диспансеризация үткәрү турында сөйләштеләр. Практик өлештә тәҗрибә алмашу формасында үтте: авырулардан саклау өчен...