6 март 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар VIII кышкы Спартакиада җиңүчеләре арасында (фотолар)
Мартның беренче атнасында Чайковский шәһәрендә чаңгыда трамлинан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча укучылар арасында Спартакиада үтте. Ярышларда Россиянең барлык субектларыннан килгән спортчылар катнашты. Лениногорскилы Нияз Галиев (ЛНТ) трамплиннан сикереп, бронза медаль яулады. Команда ярышларында Нияз Галиев, Александр Логинов (8нче мәктәп), Марс Садреев (8нче мәктәп), Руслан Ахметшин (6нчы мәктәп)...
-
Рус әдәбияты буенча БДИда кыска җавап бирү өлеше бетерелә
Әдәбият буенча БДИдан яңа модель 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителәчәк. Төп үзгәрешләр - биремдә кыска җавап бирү өлеше юк ителүдә, дип хәбәр итә ТАССка Педагогик үлчәмләр федераль институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова. Бу хакта ТАСС җиткерә. "Рус әдәбиятыннан БДИ буенча перспективалы модель ел дәвамында эшләнде, хәзер ул киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим...
-
8 мартка багышланган чара үтте (фотолар)
7нче һәм 8нче Территориаль җәмәгать үзидарәләре 8 мартка багышланган бәйрәм үткәрде. Чара Менделеев урамы 35 йортында урнашкан ТОС кабинетында узды. Анда микрорайонның актив хатын-кызлары, күп балалы әниләре килгән иде. Бәйрәм күңелле уеннар матур котлаулар белән үрелеп барды. Чәй табыны артында уңган хуҗабикәләр яңа рецептлары белән уртаклашты.
-
Шөгерлеләр бәйрәм концертына чакырып кала
8 март көнне Шөгер Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Башлана 19:00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга киңәш ителә
Татарстан дәүләт инспекциясе юл-метеорология шартлары начарлану сәбәпле, шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә карлы яңгыр, урыны белән томан, җил көчәюе көтелә. Температура үзгәреп тору сәбәпле юлларда бозлавык булуы мөмкин. Татарстан...
-
Лениногорск буенча Росреестр идарәсенең бәйрәмнәрдә эшләү графигы
7 мартта - 8.00дән 18.00 сәгатькәчә эшли, 8 мартта - бәйрәм көн (ял көне), Башка көннәрне документлар гадәти режимда кабул ителә. Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта хокукны рәсмиләштерү, ЕГРН мәгълүматларын алу өчен документлар күп функцияле үзәкләрдә башкарыла. Бу турыда тулырак МФЦ порталыннан белә аласыз: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc. тәүлек буе эшләүче телефон: - 8-800-100-34-34.
-
Лениногорскида 3 яшьлек оныгы "тозагы"на эләккән әбине коткарганнар
Лениногорскида коткаручылар оныгы балконда бикләп калдырган өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткергән. Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Степная урамындагы 19 нчы йортта булган - 3 яшьлек малай 72 яшьтәге әбисен балконда бикләп калдырган. Әби кеше фатирга балалар...
-
Лениногорскилы Руслан грек-рим көрәше буенча чемпион булды
Түбән Кама шәһәрендә үткән грек-рим көрәше буенча республика чемпионаты һәм беренчелегеннән безнең егетләр призлы урыннар алып кайтты. Үз үлчәү авырлыгында Руслан Лущиков Чемпион булды. Өченче урында - Яфасов Равшан һәм беренчелекнең өченче призлы урынына Казыханов Абдулла лаек булды. Егетләрне котлыйбыз!