9 март 2017 яңалыклары
-
8 Март белән котлаган өчен... биш елга төрмәгә
Саратов шәһәрендә бер сәүдә ноктасының тәрәзәләрен ватып, 50 роза чәчәге урлаганнар. Асылда, җинаятьче-джентльмен, урамда очраган һәр гүзәл затны 8 Март белән тәбрикләп, аларга шундый сәер юл белән табылган чәчәкләрне бүләк иткән. Кызганычка каршы, бәйрәм рухы озак дәвам итмәгән. Моңа кадәр берничә тапкыр рәшәткә артында утырып чыгучыны кулга алганнар. Аның хатын-кызлар...
-
11нче гимназиядә Әлифба бәйрәме үтте (фотолар)
Шәһәрнең 11нче гимназиясендә укучы 1"А" сыйныфы Әлифба китабы белән саубуллашты. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килде. Беренче "А"лар укытучылары Фәнзия Әбүләизова белән әлеге фәнне уку дәверендә күп нәрсәгә өйрәнгән. Алар татар телендә матур итеп шигырьләр дә сөйләделәр, җырлар да җырладылар, соңыннан биеп тә күрсәттеләр. Бәйрәмгә "Әлифба" да килгән, ул сораулар биреп, укучыларның...
-
Волонтёрлар "Алый парус" үзәгендә акция үткәрде (фото)
6 март көнне "Волотер"лылар "Алый парус" реабилитация үзәгендә "Әниемнең елмаюы" исемле акция уздырды. Волонтерлар балалар белән аралаштылар, төрле уеннар уйнады, 8 март бәйрәменең килеп чыгуы, кайда бәйрәм ителүе турында сөйләделәр. Азактан бергәләт әниләр өчен открытка ясадылар.
-
Күрше районда булган юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән
Авария нәтиҗәсендә, трассада «бөке» барлыкка килгән. Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше үлгән, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылары.
-
«Замана хатын-кызының төп проблемасы - хатын-кыз була белмәүдә» (КИҢӘШЛӘР)
Данил Сәфәров шулай ди. Замана хатын-кызы нинди ул дисезме? Әлбәттә, төрлесе бар. Әмма бер категория асыл зат бигрәк замана галәмәте инде. Һәрвакыт алда булырга теләүче, үзен көчле хис итүче, ирләр белән ярышучы кызларны әйтүем. Танышларым-дусларым арасында кияүгә чыга алмаган 25-35 яшьлек кызлар күп. Берсе дә төшеп калганнардан түгел. Киресенчә, бала...
-
Табибларның хезмәт хакы артачак
Россия Президенты Владимир Путин табибларга 2018 елдан хезмәт хакын арттырырга вәгъдә бирде. Ул Брянск каласында перинаталь үзәктә очрашуда табиблар үз төбәкләрендәге уртача хезмәт хакыннан чыгып 200% үсәргә тиеш, диде. Ә кече һәм урта медицина белгечләргә түләү 100% ка артачак. Президент без моңа һичшиксез ирешәчәкбез, диде. Путинның сүзләре табиблар өчен генә...
-
Лениногорскида шахмат буенча блицтурнир узды
Шәһәрнед 2нче балалар һәм яшьүсмерләрспорт мәктәбендә Лениногорск һәм Бөгелмә шахматчылары катнашында блицтурнир узды. Лениногорскилылар Владимир Шуваткин - I урын, Динара Сафиюллина - II урын, Дарья Фролова - III урын яуладылар.
-
Скинхеды планировали устроить стрельбу по приезжим в торговом центре Казани
Расследование уголовного дела, возбужденного по факту убийства 16 февраля в Казани студента КФУ, гражданина Республики Чад, в самом разгаре - в ближайшее время следователи планируют обратиться в суд с ходатайством об аресте подозреваемых. Свою вину 22-летний Руслан Архипов (изменивший фамилию с Хиалеев) и 19-летний Роман Халилов признали. Следствие уверено, что...
-
Шәһәрдәшебез Мария Кудряшовага 90 яшь тулды
Бәйрәм көннәрендә Тыл хезмәтчәне, шәһәрдәшебез Мария Васильевна Кудряшова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярның яшьлек елларына авыр сугыш туры килә. 15 яшькә җиткән яшьүсмер кызны башта окоп казырга җибәрәләр, аннан ул санитарка булып, яралыларга укол кадап йөри. Авыр хәтирәләрне, кичергәннәрен бик теләмичә генә искә ала Мария әби. Бүгенгесе көнне Мария...
-
Лениногорск боксчысы икенче урын яулап кайтты (фото)
27 февраль - 4 март аралыгында Киров шәһәрендәбокс буенча Идел буе округы беренчелеге узды. Бәйгедә 170кә якын боксчы катнашты. Лениногорск егете Сергей Пушкарёв (тренеры Артур Галиуллин) II урын яулады. Сергей Татарстанның бокс җыелма командасы составына керә.
-
Лениногорскида бераз суыта
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә республикада һава торышы чагыштырмача салкынрак булачак. 9 март көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, талгын. Төнлә - 2 -7, аязган вакытта 9-12 градус салкын булачак. Көндез 2 градус салкыннан -...