18 март 2017 яңалыклары
-
Сарабикколда мунча янган
18 мартта 15 сәгать 14 минутта янгын сүндерү бүлегенә Сарабикколның Һ.Такташ урамында мунча януы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын 25 кв.метр араны биләп алган була, дип хәбәр итә мчс сайтында. Фото - архивтан. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Ул-бу була калса, телефоннар: «101,112». МЧСның "Ышаныч телефоны" 8 (843) 227-46-96
-
Лениногорскилылар мөнәҗәтләр әйтү конкурсыннан призлы урын алып кайтты
"Зәйтүнә" дип аталучы республика фестивале Бөгелмә шәһәрендә үтте. Анда Лениногорск мөселман кызлары да катнашып, призлы урыннар һәм бүләкләр алып кайтты. Ун яшьлек Хәлимә Гыймранова үз төркемдәгеләре арасында чыгыш ясап, диплом алды. "Ихлас" ансамбле 3нче призлы урын алды, аларга сертификат тапшырылды. Мөнәҗәтләр татар, рус, гарәп, төрек телләрендә башкарылды, дип хәбәр итә...
-
Татарстанда укучы бала югалу сәбәпле, җинаять эше кузгатылган
Татарстанда 13 яшьлек Илназ Шибаев югалган. Ул Буа районының Черки-Кощак авылындагы өеннән 15 мартта чыгып киткән һәм эзсез югалган. Әлеге малай турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләргә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорыйлар: (84374) 3-12-88, (84374) 3-13-00, (84374) 2-28-25, (84374) 3-28-15, 2912-942 (факс) - дежур часть. http://shahrikazan.com
-
Татарстан Президенты белем бирү оешмаларындагы туклану буенча киңәшмә уздырырга кушты
Республика белем бирү оешмаларында туклануны оештыруда күп проблемалар бар. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде. «Өченче көн, ягъни 16 мартта, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашында ТР белем бирү оешмаларында туклану буенча киңәшмә уздырдык. Проблемалар, йомшак итеп әйтсәк, бик күп. Арада гадәти...
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә кызлар өчен әхлакый дәресләр узачак
Лениногорскида 19 - 24 мартта, язгы каникуллар көннәрендә "Ихлас" мәчетендә кызлар өчен әхлакый дәресләр узачак. Программада шулай ук уеннар, конкурслар, актив катнашучыларга призлар каралган.
-
Лениногорскида трамплиннан сикерделәр, чиратта - Әлмәт, Казан (фотолар)
17 мартта Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча республика беренчелеге үтте. "Өч шәһәр турнесы" дип атала ул һәм бездән соң Әлмәт һәм Каазн шәһәрләрендә дә үтә. Ярышта әлеге өч шәһәрдән 50 спортчы катнашты. Менә призлы урын алучылар. 2007 елгы һәм яшьрәк малайлар: 1 урын: Никифоров Николай (Казан) 2: Лямов Никита (Лениногорск,...
-
"Каенкай" салаты ясыйбыз
"Каенкай" салаты 300 г тавыкның түш ите 300 г шампиьон гөмбәсе 5 йомырка 5-6 тозлы кыяр майонез яшел суган Шампиьон гөмбәсен суган белән майлы табада кыздырабыз. Тавык итен тозлы суда пешерәбез һәм шакмаклап турыйбыз. Йомырканы суда пешерәбез. Әйберләрне кат-катлап салабыз. Шампиньон гөмбәсе, тавык ите, майонез, угычтан уылган йомырка агы, тозлы...
-
Сак булыгыз: Татарстанда юл-метеорология шартлары начараю көтелә
Татарстанда юеш кар, урыны белән томан, җилнең 13 м/с кадәр көчәюе көтелә. Температура кисәк үзгәрүе белән бәйле рәвештә, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте. Автоинспекторлар юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юлларда аеруча...