10 апрель 2017 яңалыклары
-
Һава торышы, боз кузгалу турында
Яз җитте. Бу атнада һава торышы безне тагыда җылы көннәре белән сөендерәчәк. Атна ахрында һава торышы +7; +8 градуска кадәр күтәрелә. Шулай ук пәнҗешәмбедән башлап кыска вакытлы яңгырлар да явачак, дип әйтәләр синоптиклар. Карлар мөгаен киләсе атна башына бөтенләй эреп бетәрләр мөгаен. Кояш төшмәгән урыннарда аз-маз калырга мөмкин. Киләсе атнада...
-
Лениногорскида авыл командалары арасында хоккей буенча беренчелек узды
9 апрельдә Боз сараенда авыл командалары арасында хоккей буенча Шәһәр беренчелеге узды. Беренче урында Шөгер авылы командасы, Куакбаш хоккейчылары - икенче, өченче урында Зәй-Каратай җыелма командасы яулады.
-
Лениногорск студентлар отряды командиры Самара өлкәсендә җыенда булып кайтты (фотолар)
7-9 апрель көннәрендә Самара өлкәсе "Салют" сәламәтләндерү базасында Идел буе федель округының студент отрядлары штаблары җитәкчеләре бергә җыелды. Татарстан делегациясе составында Лениногорск студентлар отряды командиры Иван Бакаржиев та бар иде. Өч көн дәвамында штаб командирлары лекцияләр тыңладылар, мастер-класслар карадылар, лидерство темасына тренинглар узды. Азактан аттестация үткәрелде, сертификатлар тапшырылды.
-
Татарстанда ике балыкчы югалган, Лениногорскида да андый куркыныч бар
Шимбә-якшәмбе көннәрендә шәһәребезнең Камышлы ягындагы күлендә боз өстендә балыкчылар күрендә. Һава температурасы кояшлы урында +13 градус иде. Бу көннәрдә Яшел Үзән районында коткаручылар ике балыкчыны эзли. 8 апрельдә 33 һәм 34 яшьлек ике ир-ат балыкка дип чыгып киткән җирләреннән, кире өйләренә әйләнеп кайтмаган. Туганнары сүзләренә караганда, соңгы тапкыр алар элемтәгә...
-
"Салават Күпере" торак комплексының беренче йортына 12 апрельдә күченә башлаячаклар
13-1 йорты төзелеше төгәлләнгән, йомгаклау нәтиҗәсе алынган. 12 апрельдә Казанның Осиново бистәсендәге "Салават Күпере" торак комплексының беренче йортына күченә башлаячаклар. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде. "Безнең беренче карлыгач - төзелеше төгәлләнгән 13-1 нче йорт ул. 7 апрельдә таләпләргә...
-
Лениногорск акробатлары Россия беренчелегеннән җиңү белән кайтты
3-6 апрель аралыгында Волгоград шәһәрендә акробатика буенча Россиякүләм ярышлар узды. Анда Лениногорскидан 14 спортчы катнашты. Шуларның алтысы призлы урыннар яулады. Хатын-кызлар парлы разрядта Ралина Фёдорова (12 нче мәктәп) белән Виктория Тимофеева (1нче мәктәп) - Чемпион булды, Алинә Мингазова (11 нче гимназия) белән Ангелина Дәүләтгәрәева (1нче мәктәп) - II урын яуладылар....
-
“Сәламәтлеккә салым“ кертелерме?
"Российская газета" хәбәр итүенә караганда, Русиядә "сәламәтлеккә салым" барлыкка килүе ихтимал. Аны тәмәке җитештерүчеләр түлиячәк. Бу турыда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән тәмәкегә каршы яңа концепция турында фикер алышу нәтиҗәсендә билгеләнгән Иҗтимагый палата киңәшләрендә язылган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төрле илләрдә популяр тәмәке кабының бәясен һәм аннан алынган салымнар...
-
Лениногорскилылар, иртәгә Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары кабул итә
11 апрель көнне 10.00-12.00 сәгать аралыгында лениногорскилыларны Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Хәйретдинов кабул итәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милекне теркәүгә кагылышлы барлык сорауларга җавап алачак. Алдан язылу өчен телефон: 5-44-59 Кабул итү адресы: Лениногорск, Тукай урамы, 7нче йорт.
-
Лениногорскилылар, алда җылы көннәр көтә
Гисметео фаразларына караганда, алдагы көннәрдә көндез +5...+8 градус җылы булачак. Төнге температура -4...+2 градус булыр дип көтелә.
-
Лениногорск районында татар атлары асраучы фермер Фәрит Нәбиуллин "Бәйге" оештыра
Татарстанның Лениногорск районында татар токымлы атлар асраучы Фәрит Нәбиуллин 30 апрельдә "Бәйге" оештыра. "Бәйге - ул төрки халыкларда ат чабышлары уздырып, традицион милли күңел ачу чарасы. Анда атлар болын-кырлар буйлап, ерак арага чаба, шулай итеп аларның чыдамлыгы сынала. Шулай ук ат иярләгән яшүсмерләр өчен дә ерак булмаган арага узышлар үткәрелә....
-
Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә
10 - 16 апрель КУЧКАР (21.03-20.04)лар, сезгә кискен шартларда үз ихтыяҗларыгызны якларга туры киләчәк. Шәхси проблемаларны үзегез генә хәл итә алам дип ялгышасыз, абруйлы кешеләрдән ярдәм сорарга читенсенмәгез. Яңа эшләргә тотынмавыгыз хәерлерәк. Атнаның икенче яртысы уңышлырак булыр: командировкаларга бару, эшлекле очрашулар өчен уңайлы вакыт. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада берничә тапкыр...