17 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, безнең сайтта яңа бәйге!
"Заман сулышы" газеты үз сайтында "Иң матур пар" фотоконкурсы игълан итә! Кокурсантларның яше чикләнмәгән, ретро фотолар да кабул ителә. Безнең яңа бәйгедә катнашыр өчен сездән үзенчәлекле фото һәм кыскача мәгълүмат кирәгәчәк (фотода сурәтләнгән кешеләр кайда яшиләр, кыскача таныштыру яисә гаилә тарихы). Җиңүчеләрне сайтта тавыш бирү юлы белән ачыклаячакбыз. Фотоларыгызны zaman5@yandex.ru...
-
Лениногорскилылар "Тоталь диктант"ны ничәлегә язган?
Исегезгә төшерәбез, әлеге илкүләм акция быел безнең шәһәрдә икенче кат 8 апрель көнне 2нче мәктәптә уздырылды. Анда 150 лениногорскилы катнашты. Эшләрне тикшергәннән соң, "5"гә - 8 кеше; "4"ле - 23 кешедә; "3"гә - 31, ә менә 88 кеше диктантны "2"гә язулары ачыкланды. Оештыручылар фикеренчә, процент нисбәтендә бу нормаль уровень, бөтен...
-
Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык, аерым урыннарды кар көртләре булачагын кисәтә
Һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр төшә. 19-20 апрельдә республиканың көньягында һәм көнчыгышында +8..+10 градус җылы булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә көньяк циклоны килү сәбәпле, һава торышы һәм юл шартлары бозылу турында кисәтә. Бу 19-21 апрель көннәрендә күзтеләчәк. Республика территориясендә уртача һәм көчле җепшек кар,...
-
Лениногорскида мотоциклистны бәрдергәннәр
Бу хәл кичә, 16 прель көнне, кичке сәгать 8нче яртыларда шәһәрнең Ленинград урамында була. "ЗАЗ Шанс" машинасы йөртүче борылышта игътибарлы булмавы аркасында "Ирбис" мотоциклын бәрдерә. Нәтиҗәдә 15 яшьлек мотоцикл йөртүче тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Чыганак: http://len-journal.ru
-
Татарстанда бер пенсионер авылдашының йортын шартлаткан
Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хәл якшәмбе көнне 16 апрельдә кичке дүртенчеләрдә Спас районы Ким бистәсендә була. 61 яшьлек пенсионер үзара мөнәсәбәтләре начар булу аркасында танышының йорты янкормасына РГД-5 гранатасы ыргыта. Нәтиҗәдә йорт хуҗасын күпсанлы кыйпылчык җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып китәләр. Гаепле дип...
-
Бәйгебез дәвам итә: Лениногорскидан Вафиннар гаиләсе кушылды
Лениногорскидан Илнур һәм Рузилә Вафиннар. - Безнең гаиләгә 21 август көнне 2 ел тула. Бергә булуыбызга 5 ел. Ике ел дәвамында безнең һәр иртә кайнар кочакта һәм матур сузләр белән башлана. Без дөньяда иң бәхетле пар диеп яшибез, диеп язып җибәргәннәр яшьләр үзләре турында.
-
Юлтимерлеләр Президентка хат язган
Юлтимер авылында яшәүчеләр начар юллардан зарланып, Президент Рөстәм Миңнехановка ачык хат язганнар. - Безнең авыл трассадан 4 километр ераклыкта. Авылга кергән юл ремонт күргәне юк, күперләре дә авария хәлендә.Соңгы өч елда юл сорап язсак та, нәтиҗәсе булмады. Көндә шушы юлдан балалар күрше авылларга мәктәпкә йөри. Язгы-көзге пычракларда мәктәп автобусы сазда...
-
Лениногорскида алдагы ике көндә салкынча булачак
Гисметео фаразларына караганда, алдагы көннәрдә һава температурасы +4 градус, кичләрен 0...+1 градус булыр дип көтелә. Яңгыр, юеш кар явуы ихтимал.
-
Лениногорскилылар, паспортны ярты бәягә алу мөмкинлеге булдырылды
Дәүләт хезмәтләре порталында ташлама белән чит ил һәм гомумгражданлык паспортларын алу мөмкинлеге активлаштырылган. Бу хакта "Российская газета"га Россия Коммуникация һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткән. "Һичшиксез, бу россиялеләрне электрон хезмәтләр куллануга этәрәчәк. 2018 елга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә кулланучы гражданнар 70 процентка җитәчәк", - дип фаразлый электрон хөкүмәт үсеше департаменты директоры...
-
Лениногорскида өстәл теннисы буенча Шәһәр беренчелеге узды
15 апрель көнне өстәл теннисы буенча шәһәр Беренчелеге узды. Анда оешмалар, уку йортлары теннисчылары ярышты. Уеннар түбәндәге нәтиҗә белән тәмамланды: Уку йортлары арасында I урынны ЛНТ теннисчылары яулады, II урында КНИТУ-КАИ, III урында ЛПК командасы булды. Оешмалар арасында А группасында беренче НГДУ "ЛН" командасы булды, икенче ЧОП "Витязь", өченче урында...
-
"Иң матур пар" бәйгесендә яңа катнашучылар: Кирлегәч авылыннан Сөнгатуллиннар
Флорит һәм Гөлфия Сөнгатуллиннар,Кирлегәч авылыннан. - 2 кыз устерәбез. Бер-беребезгә ышанып, бар яклап та бер-беребезгә ярдәм итеп, ике яклап та булган сузләрне уртага салып сөйләшеп, бәхетле генә гомер итеп ятабыз). Ирем Чыршылы авылында янгын сүндерү машинасы йөртә, үзем авылда кибеттә сатучы булып эшлим, - дип яза безгә Гөлфия.
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Эш атналары уңышлы башланып китсен! Көннәр кояшлы, күңелләрегездә яз булсын!