23 апрель 2017 яңалыклары
-
Шәһәрдәшебез Әминә апа Шәрәпова үз шигырен тәкъдим итә
Сагышлардан моңлану. Болыннарга чыгып зәңгәр чәчкәләрне Җыйдым кочагыма тутырып. Күкрәгемне җәеп киң сулыштан, Җырладым мин болын тутырып. Күңелемдә туды бик матур җыр, Йөрәгемнән чыкты моңнары. Сагыну, сагышларым бар да шушы, Җыр сүзенә срылып уралды. Күзләремнән яшьләр атылып чыкты, Хисләнеп бер тагын җырладым. Болыннарның йомшак үләненә, Мин тәгәрәп ятып еладым. Бер...
-
Атлар чабышы бәйгесенең вакыты күчерелә
Үткән язмаларның берсендә Татарстанның Лениногорск районында татар токымлы атлар асраучы Фәрит Нәбиуллинның 30 апрельдә "Бәйге" оештыруы хакында хәбәр иткән идек. Һава шартларына бәйле рәвештә "Алмакай" утарында үтәчәк әлеге атлар чабышы бәйгесе 14 майга күчерелә. 14 май көнне 11.00 сәгатьтә Югары Каран авылында урнашкан "Алмакай" атлар утары территориясендә атлар чабышы -...
-
Лениногорск егетләренең беренче төркеме армиягә китте (фотолар)
Бүген, 23 апрель көнне, иртәнге дүрттә районыбызның 11 егете олы юлга күзгалды. Булачак солдатларны озатырга әти-әниләре, туганнары һәм дуслары килгән иде. - Хезмәт бурычын лаеклы үтәп, исән-сау кайтыгыз, - дигән теләк белән янды алар. Бу көнне Куакбаштан ике егет: Ришат белән Әлфис тә солдатка киттеләр. Шимбә көнне кич белән элекке...
-
Пенсиягә соңрак чыгу банк кертемнәренә караганда отышлырак
Вице-премьер Аркадий Дворкович даими түбән инфляция шартларында кабат гражданнарны пенсиягә соңрак чыгуны стимуллаштыру актуаль дип саный. Бу хакта ул Красноярск икътисадый форумында бер белгечнең кисәтүенә җавап йөзеннән белдерде, дип яза "Российская газета". Соңгысы, хәзер пенсиягә соң чыгу банк депозитларында кертем булдыруга караганда отышлырак, диде. Ләкин мондый сайлау мөмкинлеге булу турында...
-
«Лениногорскнефть» идарәсенең бильярд командасы икенче урын алып кайтты
Әлмәттә узган уен "Әлмәтнефть" идарәсенең 65 еллыгына багышланган иде. Әлеге турнирда ветераннар ярышты. Шәһәребез данын Әнәс Вәлиев, Фәрид Гыймазов, Әхтәм Саттаров һәм Михаил Федоровтан торган команда яклады. Нәтиҗәдә, әлмәтлеләрнең җыелма командасыннан бары тик бер генә очкога калышып, 2:3 исәбе белән безнекеләр икенче урынны яулады. Шәхси зачетта дүртенче урынга чыккан, оста...
-
"Иң матур пар" бәйгесендә яңа катнашучылар: Шөгер авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе
Резидә апа белән Ринат абый 30 ел бергә. Өч малай тәрбияләп үстергәннәр.