24 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорск приставлары арест салынасы "Газель"не озак эзләгән
Лениногорск район бүлеге суд приставлары бурычлы кешенең "Газель" машинасын тартып ала. Ул кредит буенча 680 мең сум бурычын тиешле вакытта кайтармаган, дип хәбәр итә Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. 27 яшьлек ир-ат банктан кредит ала. Вакытында кредит бурычын кайтармау сәбәпле, ул банкка 680 мең сум...
-
Лениногорскилылар, активрак булыгыз - "Иң матур пар" бәйгесендә катнашыгыз! (фотолар)
Сездән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз! Фотолар кабул итү тиздән тәмамлана. Әлегә кайбер конкурсантларыбыз белән таныша торыгыз: Елена һәм Юрий Игнатьевлар, Федотовка авылы. Гөлфия-Флорит Сөнгатуллиннар, Кирлегәчтән. Ләйсән белән Ильшат Галимовлар, Лениногорск. Алсу һәм Илдар Нуриевлар, Әлмәт шәһәре.
-
Лениногорскида донор көне үтте
"Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында "Логос" психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәрнең үзәк мәйданында кан тапшыруны пропагандалау буенча акция үткәрде. Алар лениногорскилыларга кан тапшыру турыда язылган буклетлар да таратты. Акция ил буенча узучы Донор көненә багышланган иде.
-
Лениногорск көрәшчеләре турнирда югары урыннар алып кайтты
22 апрель көнне Чистайның "Батыр" спорткомплексында грек-рим көрәше буенча Республика турниры узды. Анда Татарстанның 13 районыннан 200 дән артык спортчы катнашты. Лениногорск көрәшчеләре Әмирхан Хәбиров һәм Нариман Сафин үз авырлык категориясендә III яуладылар. Котлыйбыз!
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз: талпаннар сезоны ачылган!
Татарстанда биш кешене талпан тешләгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр итте. "Быел талпаннар кышкы йокыдан 12 апрельдә уянды. Узган елда бу дата - 15 апрельгә туры килгән иде. Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар...
-
Лениногорск ЗАГС бүлеге белгечләре шимбә өмәсенә чыкты (фотолар)
22 апрельдә "Җир көне" билгеләп үтелә. Бу көнне ил буенча экологик өмәләр оештырылды. Лениногорск районы ЗАГС бүлеге белгечләре дә тирә-юнне чистарту эшендә актив катнаштылар. Өмәгә нәтиҗә ясап бүлек җитәкчесе Елена Миннигалямова : "Чисталыкны саклау безнең барыбызның да көченнән килә, чөнки чисталык җыеп торган җирдә генә түгел, ә аны саклаган вакытта...
-
ВЫСТАВКУ ШЕДЕВРОВ «ГЕНИЙ ВЕКА» ПРЕДСТАВИТ В КАЗАНИ ТРЕТЬЯКОВСКАЯ ГАЛЕРЕЯ
29 апреля Государственная Третьяковская галерея с Государственным музеем изобразительных искусств Республики Татарстан представляют выставку «Гений века». Из Третьяковской галереи в Казань приехало более 80 экспонатов - это семьдесят три живописных и восемь скульптурных произведений, сообщает ИА «Татар-информ». Выставка - первый проект долгосрочной программы, в рамках рабочей поездки Президента РТ Рустама...
-
Лениногорскида алдагы көннәрдә яңгырлы булачак
-
Күрше шәһәрдә фаҗигале үлем
Әлмәттә 78 яшьлек пенсионер фаҗигагә дучар булган. 23 апрель көнне көндез 112 хезмәтенә ашыгыч хәбәр керә. Пригородная урамындагы 22 нче йортта әлмәтленең өстенә кирпеч стена ишелә. Ул вакыйга булган урында үлә. Бер катлы бу йортта кеше яшәми торган була. Коткаручылар ирнең үле гәүдәсен кирпеч ватыклары арасыннан табып алалар. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскиның "Язгы тамчылар" балалар хоры республикакүләм конкурста икенче урын алды
Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең музыка колледңында Ф.З. Яруллин исемендәге республикакүләм яшь музыкантлар конкурсы узды. Анда Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучылары да катнашты. Шәһәребезнең "Язгы тамчылар" концерт хоры (җит. З. Мухаметзянова, конц. Д.Самохвалова,илл.А. Хуснуллина) конкурста II урын алды. Котлыйбыз!
-
Лениногорскилылар яз, җылы көннәрне көтә
Лениногорскида берәү җылы көннәрне шул тиклем сагынган ки, пластик шешәләрдән пальма агачлары ясап куйган. Бәлки, алар чын яз җитүгә, көннәр җылытып җибәрүгә сәбәпче булыр... Фото "Лениногорский журнал"дан алынды
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда экологик конкурс үтте (фотолар)
Республикада "Татарстан музейлары язы" акциясе үтә. Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда әлеге акция кысаларында "Ромашкалар үсәр ягым" исемле экология буенча эзләнү-тикшерү эшләре конкурсы үтте. Жюри төрле тематикада булган 16 эшне тикшерде һәм бәяләде. Нәтиҗәдә җиңүчеләр итеп Максим Зинатуллин, Софья Тарасова һәм Яна Докшина табылды, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында.
-
Армиядә Татарстан егете белән бәйле аянычлы вакыйга
Армиядә контракт буенча хезмәт итүче Казан егетен хәрби часть янында үтерәләр. Бу хәл Әрмәнстанның Гюмри шәһәрендә була. РФ Оборона министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, егеткә кич белән хәрби часть янында берәү пычак белән ташлана һәм аның муенына берничә тапкыр кадый. Егет вакыйга булган урында үлә. Соңрак һөҗүм итүчене кулга алалар....
-
Лениногорскилылар, Росреестр "Бердәм консультацияләр көне" үткәрә
25 апрель көнне Республика буенча Росреестр идарәсе "Бердәм консультацияләр көне" оештыра. Лениногорскилылар үз сорауларын Кадастр палатасы, Архитектура, Салым инспекциясе, Пенсия фонды, БТИ, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгечләренә бирә алачак. Адресы: Лениногорск, Тукай урамы, 7нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 5 - 44 - 59.
-
Лениногорскилырга 24-30 апрельгә Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, сезне тәнкыйтьләсәләр дә акыллы булып калыгыз: бәлки монда хаклык та бардыр. Уйлап карыгыз әле, бу камилләшү өчен сәбәп түгелме икән?! Матди проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Атна ахыры кунакка бару, әти-әнигез янына кайту, яисә күңел ачу өчен яхшы вакыт. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада карьера һәм финанс...