30 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида "Заман сулышы" һәм "Лениногорские Вести" газеталары оештырган бәйрәмнән фотолар
Кичә җирле газеталар редакцияләре подписка бәйрәме оештырганы турында язган идек. Бүген шушы бәйрәмнән Лениногорск фотографы Гүзәлия Нигъмәтҗанова ясаган фотолар тәкъдим итәбез.
-
Лениногорск хуҗабикәләренә "Кырмыска оясы" торты рецепты
Камыр өчен: 200 г каймак 200 г сыер мае 100 г шикәр комы 400-500 г он 2 бал кашыгы разрыхлитель Крем өчен: 1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка) 200 г сыер мае Бөтен әйберләрне бергә кушып каты булмаган камыр басабыз. Онны аз-азлап кына салырга тырышыгыз, камыр катып китәргә мөмкин. Әзер...
-
Бәрәңге утыртырга иртәме?
Тәҗрибәле бакчачылар май бәйрәмнәрендә редиска, кишер, чөгендерне ачык грунтка курыкмыйча утыртырга була, дип әйтә. Әлеге культуралар салкынга чыдам. Шулай ук бәрәңге утыртырга да иртә түгел. 7-8 сантиметр тирәнлектә утыртканда, бәрәңге 3 градус суыкка да түзә. Иң күбе өч атна дигәндә тишелеп чыга. Ә менә помидорны әлегә парникка гына утыртырга киңәш...
-
Лениногорскилылар, сез компьютер артында дөрес утырасызмы?
Түбәндәге рәсемдә компьютерда эшләгәндә ничек дөрес итеп утырырга икәнлеге күрсәтелгән, чөнки дөрес утырмау төрле авырулар сәбәпчесе булырга мөмкин. Үз исәнлегегезгә игътибарлы булыгыз!
-
"Ихлас" мәчетендә тугыз район вәкиле белемнәрен сынады
Бүген "Ихлас" мәчетендә "Гыйлем нуры" викторинасы үтте. Анда республиканың 9 район вәкилләре белемнәрен сынады.
-
Лениногорскида 1 май эстафетасы узачак
Иртәгә, 1 май көнне шәһәребездә 1 май эстафетасы узачак. Ул үзәк мәйданда узачак. Старт 10.00 да бирелә
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда яңа күргәзмә эшли (фотолар)
26 апрель көнне Туган якны өйрәнү музеенда "Награды России" исемле күргәзмә эшли башлады. Анда шәһәрдәшләребезнең сугышчан һәм хезмәт өчен бүләкләү документлары, медаль һәм орденнарын күрергә була.
-
"Иң матур пар" бәйгесенә күрше шәһәрләр дә кушылалар: Әлмәттән Лилия һәм Айнур Хаҗиевлар
Айнурыбыз хәрби хезмәттән кайткач, Азнакай районы Әсәй авылында яшәүче гүзәл кыз Лилия белән гөрләтеп яшәп киттеләр. Хәзер менә дурт ел бергә.Кызлары Зәринәгә энекәш булып уллары Азамат дөньяга килде, - дип язып җибәргән безгә Хәлидә апа Бегҗанова.