26 май 2017 яңалыклары
-
Татарстанда автоцистерна белән “Лада” бәрелешкән, һәлак булучы бар
Бүген төнлә Теләче районында Мәскәү номерлары белән булган "Вольво"автоцистернасы "Лада Гранта" автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүче һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр. Һәлакәт төнге сәгать 3тә М7 трассасының 895нче километрында булган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында җиңел машина йөртүчесе...
-
Татарстанда мәктәп баласын көчләгәннәр
Җинаять шушы көннәрдә Казанда булган. Фаҗигага тарыган 14 яшьлек кыз дусты янына килә. Фатирда аракы эчеп утыручы ир-ат һәм берничә яшүсмер дә була. Ирнең үзен тыныч тотмавын күреп, яшүсмерләр аны өенә кадәр озатырга була. Кайтып җиткәч кенә, ир-ат 14 яшьлек кызны өенә өстерәп алып кереп көчли. http://www.bugulma-tat.ru/
-
Лениногорскида фотокүргәзмә узачак. Карарга килегез
27 майда Мәдәният сараенда үзенчәлекле фотокүргәзмә тәкъдим ителәчәк. Аларның авторы - фотограф Евгений Благодаров, ул сезнең игътибарга Төньяк Кавказ һәм Кавказ минераль суларының искиткеч табигатен тәкъдим итә. Күргәзмә сәгать 10.00дан 16.00га кадәр эшлиячәк.
-
Лениногорскида Күршеләр көнен бәйрәм иттеләр (фотолар)
Бүген шәһәребезнең иң матур урыннарның берсе - Буровиклар алеесында Күршеләр көнен билгеләп үттеләр. 7 нче территориаль җирле үзидарәсе Лениногорскиның җирле бүлеге "Бердәм Россия " белән берлектә балалар өчен күңелле бәйрәм оештырды. Анда 16 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр һәм күрше йортларда яшәүчеләр күпләп җыелган иде. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп саф һавада биеде,...
-
Синоптиклар Татарстанда боз һәм яшенле яңгыр булачагын кисәтә
Республика территориясендә шулай ук кыска вакытлы җил көчәюе фаразлана Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге һава шартларының начарланып китәчәге турында кисәтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә көндез Татарстан территоририясендә, шулай ук Казанда да, урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчле җил...
-
Лениногорск районында ит һәм сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында киңәшмә узды (ФОТОЛАР)
Бүген, 26 майда Шөгер мәдәният йортында терлекчелеккә кагылышлы сорауларны үз эченә алган киңәшмә үтте. Аның эшендә республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелектә нәсел эше идарәсе начальнигы Ришат Зарипов, көньяк-көнчыгыш район авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары, белгечләре катнашты....
-
Татарстанда бер айлык сабыен чүплеккә ташлап киткән хатынны тапканнар
Бу хәл турында апрель аенда хәбәр иткән иткән идек. Яр Чаллының бер медицина үзәгендә урнаштырылган чүп контейнерында бала табылып, күке-анасын эзләүгә бирделәр. Хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, әлеге хатын-кызны тапканнар. Хәзерге вакытта ул тикшерүчегә күрсәтмәләр бирә. http://matbugat.ru/
-
Шөгердә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды (фотолар)
Шөгердә 25 май көнне мәктәпне тәмамлаучы 22 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән чыгарылучыларны 1 сыйныф укучылары, Мәгариф идарәсе методисты Г.М. Гаделшина, Шөгер авыл җирлеге башлыгы Р.Н.Гафиятуллин, Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Л.М.Шигапова, мәктәп директоры Г.Р. Низамова һәм яраткан укытучылары котлады. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән...
-
Кыяр ашап сылуланабыз
Тиздән түтәлдән үзебез утырткан кыярларны өзеп ашар чак җитә. Ә бу - үз чиратында, организмны витаминнар белән баету белән беррәттән аны токсиннардан арындырырга һәм ябыгырга да мөмкинлек була дигән сүз. Кыярда нәрсә булсын, ул бары судан гына тора, ди кайберәүләр. Әмма бу алай түгел. Чыннан да, кыярның 90 проценты судан...
-
Лениногорск машина йөртүчеләр игътибарына
26 май көнне 18.00-21.00 сәгать аралыгында руль артында булганнары алкогольгә тикшерәчәкләр.
-
Лениногорскида ялларда җылы булырмы?
-
Хәерле җомга иртәсе белән!
Атналарыгыз уңышлы тәмамлансын! Ял көннәрен файдалы үткәрегез.