29 май 2017 яңалыклары
-
В Татарстане создан фонд поддержки обманутых дольщиков и вкладчиков финансовых организаций
Президент Татарстана Рустам Минниханов сегодня подписал указ о создании Республиканского фонда обманутых дольщиков и вкладчиков финансовых организаций. «В документе отмечается, что фонд создается в целях "организации поддержки лиц, пострадавших от деятельности кредитных или иных финансовых организаций, зарегистрированных на территории Республики Татарстан, а также лиц, пострадавших от действий (бездействия) недобросовестных застройщиков,...
-
Кечкенә чакта авырган Илсөя Бәдретдинованы әнисе бер көн эчендә аякка бастырган
Бу арада үзегез дә күрәсез: һава торышы бик көйсез тора. Илсөя Бәдретдинова да авырып киткән әле. Юк, юк, курыкмагыз, әллә ни түгел - температурасы күтәрелгән җырчының. Үзенең инстаграм битендә Илсөя балачагының якты хатирәләрен искә алып язган. Укыгач, үзебезнең дә күңелләр тулды. Үзгәртмичә генә бирәбез: "Мин бәләкәй чакта,чирләгәндә, әни баздан чия...
-
Синоптиклар җәйнең беренче көненә һава торышының ничек булачагын фаразлады
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көнгә үз фаразларын җиткерде. Республика синоптиклары китергән мәгълүматларына караганда, 30 май көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Шул ук вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп, көчәю ихтималы да...
-
Татарстанда бер йортны яшен суккан
Шимбә көнне Татарстанда бер йортны яшен суккан. Төш вакытында Түбән Кама районының Каенлы авылында яшенле яңгыр башлана. Бервакыт кешеләр шартлау тавышы ишетеп урамга йөгереп чыгалар. Бер йортның түбәсенә ут капкан була. 3 янгын сүндерү машинасы вакытында килеп җитеп, коткаручылар калай түбәне каерып ача һәм утны сүндерә. Зыян күрүчеләр юк. Бу...
-
Лениногорскида Гостехнадзор идарәсе гражданнарны кабул итә
Иртәгә, 30 май көнне, 9.00-12.00 сәгать аралыгында Татарстан Гостехнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков лениногорскилыларны кабул итә. Кабул итү адресы: Гончаров урамы,1 йорт, 212 кабинет. Белешмәләр өчен телефон: 5-02-44
-
Лениногорскиның сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды (фотолар)
Шушы көннәрдә шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. 40 яшь лениногорскилы сәнгать юнәлешендә өстәмә белем алу турында таныклык алды. Кичәдә укучылар һәм укытучылар асарында традициягә кергән бүләкләр алышу булды. Укытучылар чыгарылыш укучыларга сәнгать мәктәбенә аяк баскач беренче ясаган рәсемнәрен, укучылар остазларына багышлаган шаржларын бүләк итте.
-
Күрше шәһәрдә янгын: үлүчеләр бар
Бүген иртәнге сәгать 3 тулып килгәндә Бөгелмә шәһәренең Депо урамындагы шәхси йорт януы турында 64 нче янгын сүндерү частена хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр 6 минут дигәндә урынга барып җиткәндә, ирле-хатынлы пенсионерлар яши торган бер катлы агач йортның эче дөрләп яна, түбәнең һәм чардакның бер өлеше җимерелеп төшкән, ургылып куе кара...
-
Тәрәзәләр көлеп торсын өчен гап-гади КИҢӘШ
Кояшлы көннәрдә тузанлы тәрәзәләр аеруча күзгә бәрелеп тора. Әллә кайдан ялтырап көлеп торсын дисәгез, аларны түбәндәге катнашма белән юыгыз. Өч чәй кашыгы суга җиде чәй кашыгы глицерин һәм берничә тамчы нашатырь спирты кушыгыз. Кәгазь салфеткаларны шул катнашмага манып, тәрәзәләрне чистартыгыз. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорск көрәшчеләре Бөгелмәдән җиңү белән кайтты
27 майда Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча "Дуслык" XXV Бөтенроссия турниры узды. Катнашырга Татарстаннан, Башкортостаннан, Оренбург өлкәсеннән 120 яшь көрәшче килгән иде. Үз авырлык категорияләрендә Лениногорск көрәшчеләре Илсур Кыямов - I , Сергей Чатуров - II, Кирилл Маркин - III урыннар яулады. Егетләребезне котлыйбыз!
-
Лениногорскилылар, синоптиклар кисәтә: Татарстанга давыл килә
ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитка мониторинг идарәсе Татарстанга давыл килүе турында кисәтә. Бүген, 29 майда көндез көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге ваыкт-вакыт 15-20 м/с булачак. МЧС җил көчәйгән вакытта балконнардан, ныклы булмаган корылмалардан, реклама щитларыннан ераграк булырга куша. Иң яхшысы - якындагы бинага кереп тору.
-
Лениногорскида "Велокөн-2017" узды
28 май көнне шәһәребездә "Велокөн-2017" узды. Әлеге чара 2014 елдан бирле үткәрелә, быел анда 150дән артык велосипедта йөрүне үз итүче лениногорскилы катнашты. Велойөрешкә килүчеләрне шәһәр мэре Рәгать Хөсәенов сәламләде. Йөреш азагында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Ялаков һәм Яшьләр эше, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов катнашучыларга грамоталар...
-
Лениногорскилылар, бүген эш урыннары ярминкәсе үткәрелә
Бүген сәгать 10.00да Политехник колледжда эш эзләүчеләр өчен ярминкә уздырыла. Адрес: Гагарин урамы, 31 йорт, Политехник колледж залы , 2 этаж.
-
Лениногорскилыларга 29 май – 4 июньгә Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга һөнәри эшләре канәгатьлек китерер, чөнки сезнең теләк-тәкъдимнәргә җитәкчегез колак салыр, аны тормышка ашыру карары кабул ителер. Шәхси тормышка вакытыгыз бөтенләй калмаска мөмкин. Гаиләгез сезнең хәлгә керер, булышырга тырышырлар. Әмма гел үзегез турында гына уйларга кушмый йолдызлар. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар тормышын авырлыклардан башка күз алдына да китерми, шуңа проблеманы үзләре...