19 июнь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда гарасат - Чаллыда бозлы яңгыр койган (видео)
Чаллының кайбер районнарында эре боз явып узганлыгын хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар. Чаллы халкы сүзләренчә, боз бер сантиметр чамасы зурлыгында булган. Кайбер автомобильләр зыян күргән. http://tatar-inform.tatar
-
В медицинском обеспечении Кубка конфедераций в Казани задействовано 385 человек
В медицинском обеспечении Кубка конфедераций в Казани задействовано 385 человек. Весь задействованный в обеспечении соревнований медицинский персонал прошел обучение английскому языку по программе Education first. Об этом заявил сегодня министр здравоохранения Республики Татарстан Адель Вафин на пресс-конференции, которая прошла в пресс-центре для неаккредитованных СМИ Кубка конфедераций в Казани. В 2017...
-
Сак булыгыз: Куркыныч ризыклар
Суыра торган конфет, җимеш кагы, «чупа-чупс»та шикәр, химик өстәмәләр, буягыч матдәләр һ.б. күп. Чипсының бәрәңгедән ясалганнары да, кукуруздан җитештерелгәннәре дә углевод һәм майлардан тора. Чипсы буягыч һәм хуш ис бирүче матдәләргә «бай». Баллы газлы эчемлекләр шикәр, химия һәм газ кушылмасын хәтерләтә. Кока-кола, мәсәлән, тимер тутыгы, юшкынны да бетерә. Мондый эчемлекләрнең...
-
Укучыларны яңа дәреслекләр көтә
Республикабызда 5 нче һәм 6 нчы, 7 нче сыйныфлар өчен татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча яңа дәреслекләр әзерләнде. Башлангыч мәктәпләр өчен "Татарстан мирасы" укыту әсбабы да булдырылды. Сынлы сәнгать, әйләнә-тирә мохит фәннәреннән дә яңа дәреслекләр әзерләнә. Аларда җирле материаллар урын алачак. http://shahrichalli.ru/
-
Әлфия Авзалова белән әңгәмә. 1994 ел, Лениногорскига килгәч (ВИДЕО)
Якташ язучы Рәмзия апа Габделхакованың җырчы Әлфия Авзалова белән әңгәмәсе. 1994 ел, Лениногорск. Бик матур истәлек Язучының шәхси архивыннан.
-
Лениногорскилылар, җылы җәйләр тиз булмый
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хезмәткәрләре Россиядәге салкын җәй якындагы 10 елда гадәти хәлгә әйләнергә мөмкин, дип кисәтә. "Российская газета" язганча, бу үзгәрешләр глобаль җылыну сәбәпле килеп чыга. Экватор һәм котыплар арасында температура аермасы кимү һава торышындагы үзгәрешләргә китерә. Россия киңлекләре өчен һәрчак һава агымының көнбатыштан көнчыгышка таба күчүе...
-
Тренеры сборных Португалии и Мексики высоко оценили атмосферу на стадионе «Казань Арена»
Главный тренер сборной Португалии Фернанду Сантуш заявил, что Казань прекрасно организовала Кубок конфедераций по футболу FIFA-2017, сообщается на сайте «Казанских Ведомостей». «Хотел бы поздравить Россию со стартом турнира. Все наши требования были выполнены, и мои ожидания от организации даже превышены. Организаторы в России сделали все возможное. Уверен, что турнир будет...
-
Чыгарылыш кичәсе көнне Лениногорскида спиртлы эчемлекләр сатылмаячак
23 июнь - чыгарылыш кичәсе уздырган көнне шәһәр һәм районда спиртлы эчемлекләр, сыра сатылмаячак. Район һәм шәһәрдә яшәүчеләр, белем бирү, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, ата-аналар комитетлары мөрәҗәгатен күз уңында тотып, район башкарма комитеты шул хакта карар кабул итте. Бу көнне бөтен кибет һәм җәмәгать туклану предприятиеләрендә барлык төр...
-
Районыбыз авылларында ифтар ашлары уза (фотолар)
Чираттагы ифтар табыннары Түбән Чырлышы һәм "Бәкер" шифаханәсендә үтте. Анда Булат хәзрәт Раупов катнашты,дип хәбәр ителә "Ислам в Лениногорске" төркемендә.
-
Юлда йөрүчеләр игътибарына: юл ябык!
WhatsApp челтәреннән: хәзерге вакытта Моряков урамы "Казанские аптеки"дан алып базарга тикле ябык. Юлда игътибарлы булыгыз!
-
Лениногорскида авария (фотолар)
Социаль челтәрләр хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәте Вахитов урамында урнашкан "Шифа" кибете янында.
-
Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия татар халкына рәхмәтен җиткерде
Әлфия Авзалованы җирләгәннән соң аның кызы Зөлфия "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә җырчы белән хушлашу тантанасына килгәннәргә, җирләүдә булышканнарга, аның иҗатын яратучыларга һәм, гомумән, барлык татар халкына рәхмәт җиткерергә теләге барлыгын әйтте. "Бөтен килгән халыкка бик зур рәхмәт. Әнинең бүген соңгы концерты булды, дип әйтеп була. Бөтенесе дә әнинең җырларын тыңлады, кул...
-
"Кояшкай" лагерендә Сабантуй үткәрделәр (фотолар)
Шәһәрнең 11нче гимназия каршында эшләп килүче "Кояшкай" лагерендә балалар көннәрен бик күңелле үткәрә. Бу юлысы шәһәр һәм авыл Сабантуйларын көтеп тормаганнар, бәйрәмне үзләре ясаган. Иң матур мизгелләре фотоларда:
-
Лениногорск районында мунча янган
15 июнь көнне сәгать 12:40 янгын турында хәбәр керә. Спиридоновка авылы Подгорная урамында мунчада ут чыккан була. 13:30 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндерәләр. Ут 6 кв.метр мәйданга зыян салган.
-
Районда “Трактор-тагылма” операциясе бара
13 июньнән "Трактор-тагылма" операциясе башланды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге. Тикшерү вакытында юл-патруль хезмәте, Гостехнадзор инспекторлары транспорт чарасын эксплуатацияләгәндә һәм теркәгәндә кагыйдәләрне саклауның үтәлешенә, төзеклегенә, техник күзәтү узуына, машиналарда дәүләт теркәве билгеләренең булуына һәм трактор яки үзйөрешле машина йөртүчеләрнең документларына игътибар бирәчәк. Операция хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләре...