25 июнь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда төнлә томан төшүе көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 26 июньдә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Республика районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һаваның иң түбән температурасы +4...+9, көнбатыш районнарда +11 градуска кадәр булачак. Көндез иң югары...
-
Тәмле соуслы яшелчә салаты
Пекин кәбестәсе (кызыл чәкәнле кәбестә дә салырга мөмкин), кишер, татлы болгар борычын турарга. Соус өчен 1 кашык горчица, 1 аш кашыгы шикәр комы, бераз тоз, 1 аш кашыгы тулыр тулмас бал һәм бальзамик уксус, үсемлек мае салып болгатырга. Соусны яшелчәләргә ашар алдыннан гына кушарга. Салат бик җиңел ясала һәм файдалы...
-
Районда Сабантуйга әзерләнәләр. Иске Шөгердә сөлге җыйдылар (фотолар)
Киләләр җигүле атлар Сөлгеләргә төренеп. Гармуннары уйнап тора, Авылдашлар бүләк җыя Сабантуена диеп.
-
Майсыз-шикәрсез калуыбыз бар
Салкын яз һәм чәчүнең озакка сузылуы аркасында быел кайбер төр авыл хуҗалыгы культуралары, бигрәк тә борчак, кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере уңышы нык ким булырга мөмкин. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы докладында шулай дип әйтелгән. Министрлык фаразлары буенча, борчак-кукуруз уңышы былтыргыдан 14 процентка, көнбагыш - 15, шикәр чөгендере 25 процентка азрак...
-
Лениногорскида Ураза гаетенә багышланган бәйрәм үтте (фотолар)
Шәһәребезнең «Ихлас» мәчете каршында урнашкан "Мәхәббәт" паркында күңелле дини бәйрәм чарасы булып узды. Ул Ураза бәйрәменә багышланган иде. Чарага килүчеләрне шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламлап, кунакларга изге теләкләрен җиткерде. Исмаил хәзрәт Сингатуллин үз чиратында Ураза ае чыгу белән котлап, һәрбарчасына саулык-иминлек теләде. Төш вакытында күк йөзе дә ачылып, һәркемгә бәйрәм...
-
Бәйрәм көнне Кош теле пешерәбез
6 йомырка 1/3 бал калагы сода 500 г он үсемлек мае Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агына сода кушып күбек барлыкка килгәнче болгатабыз һәм шуңа йомырканың сарысын кушабыз. Аз-азлап он кушып, артык каты булмаган камыр басабыз. 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Әзер камырдан бик юка итеп камыр җәябез һәм ромб рәвешендә...
-
Әлеге минутларда шәһәребезнең "Мәхәббәт" паркында бәйрәм гөрли (фотолар)
Зилә Мөдәрисова фотолары
-
Исерек айныса, хәерче баеса (Илфак Шиһапов), 2007 ел
Режиссер: Илфак Шиһапов Ролләрдә: Гариф - Илдар Садриев Җәмил - Раил Садриев Сания - ӘминӘ Шәрәфетдинова Гөлфия - Гөлшат Ешниязова Харис - Ринат Рәхмәтуллин Раис - Айрат Кәримов Чыганак: "Илфак Шиһапов" төркеме
-
Алты яшьлек малай сеңлесенә аткан
Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә алты яшьлек малай уен вакытында, өйдә табылган мылтыктан, дүрт яшьлек сеңлесенә аткан, дип хәбәр итә ТАСС. Мәгълүматларга караганда, әлеге хәл кичә кич килеп чыга. Хокук саклау органнарына, дүрт яшьлек кыз бала гәүдәсе табылу турында хәбәр килеп ирешә. Тикшерү органнары, саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше...
-
Илфак Шиһаповның кызыклы язмасы: Комган белән самавыр
Алар элек бер йортта тату гына яшәделәр, тик заманалар буталгач, озак вакыт берсен берсе югалтып тордылар. Бүген исә аларга тагын очрашу насыйп булды. Кайда диген әле! Элекке кебек мич алдында да түгел бит, ярымҗимерек трактор арбасында. Бу арбага аларның икесен берьюлы ыргыттылар. Бераз вакыт һушын югалтып торгач, Комган беренче булып...
-
Татарстан Президенты татарстанлыларны һәм ватандашларны Ураза гаете белән котлый
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны һәм ватандашларны Ураза гаете белән котлады: "Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр - Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Мөселманнар өчен шатлыклы бу көндә кояш чыгу белән дөньяның барлык мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазы укыла: кешеләр Аллаһка чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен...
-
Лениногорскилылар, Ураза бәйрәменә килегез!
Бәйрәм көндез "Мәхәббәт" паркында дзвам итәчәк. Бик күп кызыклы чаралар көтелә. Килми калмагыз! Башлана: 13.00 сәгатьтә
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә Гает намазы укылды (фотолар)
Гает бәйрәме иртән 2сәгать 20 минутта азан әйтүдән башланып китте. Иртәнге намаз, Коръән уку булды. Барлык дин кардәшләребезне Исмаил хәзрәт Сингатуллин һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов Ураза Гаете белән котлады, илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләде алар. Бәйрәмнең иртәнге өлеше җәмәгать намазы белән тәмамланды. Айсылу Габбасова фотолары
-
Ураза Гаете белән!