18 июль 2017 яңалыклары
-
Хуҗабикәләр өчен: Тавык итеннән коймаклар
Кирәк булачак: Тавык ите, 2 йомырка, 70 мл майонез, 1/3 ст он, 100 г угычтан чыгартылган сыр, укроп, тоз, борыч, сыек май. Пешерү тәртибе: Тавык итен вак итеп турыйбыз. Камыр басабыз: барлык ингредиентларны кушып, яхшылап бутыйбаз. Ахырдан тавык итен салабыз һәм тагын бер кат бутап алабыз. Камыр әзер булгач, пакетка...
-
Кабат яңгырлар килә
Инде бүген кичкә шактый районнарда яңгырлар явачак. Көннәр җылы торса да, синоптиклар яңгырларның һәр көнне булуын әйтә. Көндез температура +25 градуска кадәр җылы булса, кичләрен +12 градуска кадәр төшәчәк. Августта да әллә ни зур үзгәрешләр көтелми. Бер көн яңгыр яуса, икенче көнгә ялтырап кояш чыгачак. Кыскасы, җылы һәм явым-төшемле көннәр...
-
Алты көндә 5 ВИЧ-инфекцияле теркәлгән
Роспотребнадзор хәбәр итүенчә 6-12 июль аралыгында безнең төбәктә 5 ВИЧ-инфекцияле теркәлгән. Икесе Лениногорск районында, өч авыру Бөгелмәдә. http://vk.com/bugulma_awazy
-
Роспотребнадзор спиннерларның бала организмына йогынтысын тикшерә
Белгечләр сүзе буенча, ата-аналар балаларына спиннер сайлауда аеруча игътибарлы булырга тиеш: аларны кулдан сатып алырга кирәкми. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Россия балалары мавыгып киткән яңа уенчык - спиннерларны тикшерә-өйрәнә. Алар бу уенчыкның балалар организмына тискәре йогынтысы булу-булмауны ачыклый", - дип хәбәр итә "Интерфакс"....
-
Лениногорскида юллларны ясыйлар (фотолар)
Соңгы атналарда шәһәрдә лениногорскилыларны куандырырлык үзгәрешләр бара - автомобиль хәрәкәте зур булган кайбер урамга юл салалар. Бу көннәрдә Шашин урамының аскы өлешендә кызу эш өсте - яңа асфальт түшиләр. Агадуллин, Садриев урамнарында инде юл ясалган, машиналар "свежий" асфальттан җилдерә. Ләйсән Шәрәфетдинова фотолары
-
Зәйдәге һәлакәтнең сәбәбе билгеле
ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников сүзләренчә, хәзерге вакытта ведомство Россия юлларында махсус рейдларда автобус йөртүчеләрен тикшерә. Татарстандагы 14 кешенең гомере өзелгән зур юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе автобус йөртүченең арыганлыгы булырга мөмкин. Бу хакта ТАССка интервьюда Россия Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Михаил Черников җиткергән. "Татарстанда резонанслы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе булып йөртүченең арыган булуы тора....
-
Үсмергә кибеттән 43 шоколад урлау нигә кирәк булган?
16 яшьлек үсмер кибеттән 43 шоколад урлаган. Чаллы мәктәбендә укучы үсмерне тиз тотканнар. Әмма бу чакта инде шоколодтан җилләр искән булган. Ул аны дуслары белән ашап бетергән. Хәзер укучыны профилактик исәпкә кую өчен документлар җыялар. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорскида этләр күргәзмәсе узды (фотолар)
16 июльдә шәһәрнең "Яшьлек" стадионында «Кара алтын-2017» бөтенроссия этләр күргәзмәсе узды. Үзләренең дүртаяклы дусларын күрсәтергә төрле шәһәрдән килгән иделәр, шул исәптән Казаннан, Уфадан, Әлмәттән һ.б. Кайбер катнашучылар күргәзмәдәге фотолар белән социаль челтәрләрдә бүлеште. Фотолар "Лениногорский журнал"дан алынды
-
Әнисе өч яшьлек улын тәрәзәдән ыргыткан
Хәзер 39 яшьлек хатынны әни булу хокукыннан мәхрүм итәргә телиләр. Казанда яшәүче бу ханым 2 июльдә Ямашев проспектындагы бер йорт тәрәзәсеннән өч яшьлек баласын ыргыта. Сабый беренче катта урнашкан кибет кыйгачына килеп төшә. Икенче кат тәрәзәсендәге хатын аны җиргә үк этеп төшерергә тели. Вакыйга шаһитлары полиция чакырта. Нык имгәнгән баланы...
-
Лениногорск ТОСлары грантлар отты
Шәһәребезнең территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре "Республиканың иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе" конкурсында катнашып, призлы урыннар алды. Бу хакта республиканың муниципаль берәмлекләре Советы сайты хәбәр итә. Өченче ел рәттән үткәрелүче әлеге бәйгедә ТОСлар актив катнаша. Быел үз көчләрен шәһәребезнең берьюлы сигез ТОСы сынап карарга булды. Нәтиҗәдә, 7нче, 11нче һәм 12 нче ТОСлар...
-
Дөньядагы кызыклы фактлар
* 1942 елның җәендә гаскәрне ташлап качып котылган барлык генераллар һәм сәяси комиссарлар урынына Севастопольны саклау бурычы татар генералы Петр Новиковка йөкләнә. * Панда аюы көненә 30 кг якын бамбук яфрагы ашый. * Булачак виртуоз гармунчы, Сембер циркында төрле жанрда чыгышлар ясаган Фәйзулла Туишевның язмышын Сәйяр белән танышуы үзгәртә. *...
-
Лениногорскилыларга 18 июльгә йолдызлар фаразы
Овен. День символизирует осторожность, уступчивость, трусость. Несмотря на то что Овен принадлежит к знаку Огня и обладает решительностью, предприимчивостью и отвагой, появятся ситуации и явления, в которых он может струсить. Вас нельзя назвать трусом, поэтому возьмите себя в руки и не стоит жаловаться всем и вся при малейшей боли или...
-
Лениногорскида бүген һава торышы нинди булачак
18 июль. Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, көндезен күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен. Җил көньяктан, көнбатышка үзгәрүчән, урыны белән җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе ихтимал, көндезен локаль рәвештә аның тизлеге 23 м/с кадәр дә җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +15..+20˚. Көндезен +24..+29˚. http://intertat.ru