28 июль 2017 яңалыклары
-
Җырчы Илсөя Бәдретдинова “Мулла” фильмында катнашырга җыена
Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда уйнарга җыена. Бүген ул фильмның "Татаркино" оешмасында үткәрелгән кастингында катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ». "Кастингтан үтәрмен дип өметләнәм. Шушы фильмда катнашу өчен августка планлаштырылган бөтен концертларымны күчердем", - дигән Илсөя Бәдретдинова. Илсөя фильда Налимә ролендә...
-
Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне эшеннән куачаклар
Русия президенты Владимир Путин хәрби хезмәттә булмаган кешеләргә ун ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун имзалады. Бу армиядән качып йөрүчеләргә кагыла. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында эленгән. Моннан тыш, хәрби комиссариаттан җитәкчегә хезмәткәрнең армиядән качып йөрүе турында хәбәр килсә, җитәкче аны ун көн эчендә эшеннән азат итәргә тиеш,...
-
ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ ӘНИСЕ ФӘНИЯ АПА: "ХӘНИЯ КЕЧКЕНӘДӘН ҖЫРЧЫ БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНДЫ"
87 яшьлек Фәния апа Әзмөхәммәтова кайгылы хәбәр ишеткән минутларын искә алып сөйләде. Бүген, 28 июльдә, Башкортстанның Тәтешле районында Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлаштылар. "Аның әтисе гармунчы иде, ул җырлады, биеде. Кечкенәдән артистка булырга хыялланды. Укырга кергәнче үк: "Мин җырчы булам", - дип әйтә иде. Ишегалдында, урамда...
-
Роберт Миңнуллин Хәния Фәрхинең вафатына шигырь язган
/vk.com/intertatgazeta
-
30 врачей получили новые квартиры в Нижнекамске
Квартиры получены по республиканской программе «Арендное жилье» и по программе «Грантовая поддержка врачам», сообщает ИА «Татар-информ». В Нижнекамске накануне 30 врачам вручили ключи от новых квартир. Специалисты приехали из Хабаровска, Астрахани, Ростова-на-Дону, Перми и других городов. Квартиры выдаются для привлечения медицинских кадров в республику. В городе не хватает участковых педиатров,...
-
Айдар Галимов, Хәния Фәрхи вафат булу сәбәпле, Төркиядәге гастрольләрен туктатты
Хәния Фәрхинең вафат булу хәбәрен ишеткәч, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Төркиядәге гастрольләрен туктатырга мәҗбүр булган. Хәзерге вакытта Айдар Галимов Башкортстанның Тәтешле районында хушлашу чарасында катнаша. Бу хакта Башкортстанның БСТ телеканалы хәбәр итте. "Бу турыда кичә концерт алдыннан ишеттем. Бу авыр концерт булды. Концертны аның истәлегенә багышладым. Ул...
-
БАШКОРТСТАНДА ХӘНИЯ ФӘРХИ БЕЛӘН ХУШЛАШТЫЛАР (ВИДЕО)
Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи белән туган ягында - Башкортстанның Тәтешле районында хушлаштылар. Җырчының яраткан тамашачылары хушлашу күренешләреннән фото- видеолар урнаштыра. Җырчы Марат Шәйбәков төшергән фото һәм Айнур Кыямов төшергән видеоны игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Марат Шәйбәков фотосы http://www.intertat.tatar
-
Күрше районында авария, үлүчеләр бар
Бөгелмә районында килеп чыккан юл транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын берсе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә кич 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Бөгелмә - Азнакай трассасында фаҗига турында хәбәр килеп ирешә. Урынга Соколка авылы...
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ХӘНИЯ ФӘРХИ ТУРЫНДА: "ИҖАДИ ӘНИЕМ КИТЕП БАРДЫ"
Радик Юльякшин-Элвин Грей социаль челтәрдәге аккаунтына Хәния Фәрхи турында пост калдырган. Иҗади ӘНИЕМ китеп барды. Хәния апай, дөрестән дә, миңа бик авыр. Ачык күңелле, гади, киң күңелле. Эстрадабыз ятим калды. Мин Сезне бик яраттым, сез мәңгегә минем йөрәктә. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын", - дип язган җырчы. Социаль челтәр кулланучылары Радикның...
-
Бүген Татарстанда һава температурасы +31 градуска кадәр күтәрелә
Шул ук вакытта һава торышының бозылып алу ихтималы да бар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез аерым районнарда яшен булу ихтималы да бар. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Яшен...
-
Хәерле җомга иртәсе белән, лениногорскилылар!
Эш атналарыгыз уңышлы тәмамлансын! Исән-имин булыгыз!