14 май 2020 яңалыклары
-
Лилия Тимергалиеваның улы туган
13 май көнне танылган шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бәби тапкан.
-
Татарстанда электрон пропусклар мәгълүмат базасы юкка чыгарылачак
Татарстанда цифрлы пропускларның мәгълүмат базасын юк итү белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк.
-
Татарстанда 600дән артык социаль объектны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар
«Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда Татарстанда 613 социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскида коронавирус белән авыруның яңа очрагы ачыкланмаган, Татарстанда исә 61
Узган тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19ның яңа 61 очрагы ачыкланды.
-
Татарстанда авыл җирлекләрен үстерү өчен федераль бюджеттан 954 млн сум биреләчәк
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан федераль бюджеттан 954 млн сум чамасы акча алачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Лениногорск полицейскийлары битлек-перчатка режимын үтәү буенча рейдлар үткәрә
Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 12 майдан республика халкы, шул исәптән лениногорскилылар җәмәгать транспортында, таксида, шулай ук кибетләрдә битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш.
-
Лениногорскида урман-парк зонасы талпанга каршы эшкәртелгән
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы тарафыннан 2020 елның 4 маенда Лениногорск шәһәренең урман-парк зонасын талпанга каршы эшкәртү үткәрелде.
-
Ун мең сум пособие өчен май аенда гариза язучыларга акчаны 1 июньнән түли башлыйлар
3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә түләнәчәк ун мең сумга май аенда гариза язучыларга акча 1 июньнән түләнә башлый. Бу хакта «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Пенсия фонды ТР буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук әйтте.