23 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Лениногорскида район башлыгы сайладылар
Бүген дүртенче чакырылыш Лениногорск муниципаль районы Советының беренче сессиясе узды. Көн тәртибенә район башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган иде.
-
Татарстанда яшәүче бер сумга Комида фатир сата
Татарстанда яшәүче кеше Коми Республикасындагы фатирын нибары бер сумга сата. Бу хакта мәгълүмат Avito сайтында урнаштырылган.
-
Казанда кардиологлар конгрессында ун меңләп табиб катнашыр дип көтелә
Казанда кардиологларның Россия илкүләм конгрессы үтәчәк. Анда меңгә якын белгеч катнашыр дип көтелә.
-
Лениногорск мәчетендә укулар башлана
Тиздән Лениногорск мәчетендә дини укулар башлана.
-
Авиа-сәфәрдән соң лаборатория тикшеренү узмаганнарны штраф көтә
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән һава транспорты белән килүче гражданнарга сәяхәттән соң өч календарь көн эчендә COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга тәкъдим итә.
-
Авылның үз тарихы, үткәне, бүгенгесе киләчәге бар
Сентябрьнең беренче атнасында Зәй-Каратай мәктәбе Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе кунакларын каршы алды. Бу конференция “Лениногорск районында һәм көньяк-көнчыгыш Татарстанда кеше һәм табигать. Зәй-Каратай авылы. Шушма-Зәй табигый-географик һәм тарихи-мәдәни зонасы: тарих һәм мәдәният проблемалары" исеме белән узды.
-
Лениногорскилылар, белми калмагыз: пенсияләр “Мир” картасына күчерелә
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.
-
"Мишустин акчалары" килә башлаячак
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин өченче балага өстәмә айлык түләүләрне финанслау турында карар имзалады. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре Казанда ярминкә уздырачак
26 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Россиядә ятим балалар өчен ташламалы ипотека кертергә тәкъдим иттеләр
Россиядә яңа төрдәге ташламалы ипотека барлыкка килергә мөмкин. Торак сертификаты кулланган ятим балаларга 2-6 процентлы кредит бирергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
-
«Бөек Болгар» фестивален бушлай карарга мөмкин
Чара 2020 елның 26 һәм 27 сентябрендә ике көн дәвамында узачак.
-
Көз көне организмга кирәкле булган иң мөһим витаминнар билгеле
Көзге чорда организмга бета-каротин кирәк. Ул организмны сезонлы инфекцияләрдән саклый ала. Бу хакта табиб-диетолог, аллерголог-иммунолог Марина Аплетаевага сылтама белән RT хәбәр итә.