Ягулык буенча "осталар"
Хәзерге вакытта автотранспортлардан ягулык-майлау материалларын урлауны кисәтүче системалар эшли.
Күптән түгел шундый «Мина» системасы «Лениногорскнефть» идарәсенең ЦДНГ-5 янында 3нче номерлы скважина территориясенә куелган иде. Шул төнне ике лениногорскилы бульдозердан ягулык урлаганда, «Страж» программасына хәбәр килә. Күп тә үтми «Витязь» сак патруле килеп, теге каракларны тоткарлый. Алары 200 литр дизель ягулыгын...