24 август 2018 яңалыклары
-
Урдалыда яшәүче Вагизовлар гаиләсе су буен гөлбакчага әйләндергән (ФОТОЛАР)
Хәзер аны карарга махсус килүчеләр бар: Казаннан, Сарманнан, хәтта Себердән кайтучылар карап киткән, мәктәп укучылары экскурсиягә килгән. Наил абый белән Хәдичә апа һәр агач, чәчәк турында бик рәхәтләнеп сөйлиләр.
-
Лениногорск кешеләре Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәттә коттеджлар талап йөргәннәр
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанда Бөгелмә, Түбән Кама һәм Әлмәттә коттеджлар талаучыларны кулга алганнар. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә
-
Лениногорскилылар хезмәткә бәйле сорауларын “кайнар линия” телефонына шалтыратып әйтә ала
27 августта республикада Кеше хокуклары буенча вәкил республика Хезмәт инспекциясе белән берлектә, хезмәткә бәйле сораулар буенча халык өчен “кайнар линия” үткәрә.
-
Үпкә, гайбәт кайчан туа? (фикер)
Сөйли белсәң – сүз, сөйли белмәсәң – күз булган бу. Татар эстрадасындагы хәлләрне әйтәм. Әллә нинди гайбәт оясын хәтерләтә башлады сәхнә мөнбәребез. Бер-берсе турында яман сүзләр әйтешәләр, җыр бүлешәләр. Теге яки бу җырга кагылмагыз дигән сүзләр соңгы вакытта бигрәк еш ишетелә башлады. Хәтта ки классик җырларның да хуҗалары табылды.
-
Лениногорскиның Урман паркына өе белән бергә Убырлы карчык һәм башка хайваннар да килгән (ФОТОЛАР)
Шәһәребездәге Урман паркы матурая гына бара. Күптән түгел анда төрле фигуралар урнаштырдылар.
-
Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгының микрочиплары булачак
Россия ЭЭМ эшләгән яңартылган документларны өстәмә саклау чарасы белән тәэмин итәләр.
-
Лениногорскида 1нче сыйныфка баручыларга мәктәпкә әзерләнергә хәйрияче абый-апалар булышты (ФОТОЛАР)
Лениногорскида "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республикакүләм акциясе узды. 1нче сыйныфка баручы 111 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.
-
Ютазы районында корыч төялгән тепловозга ут капкан
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанның Ютазы районында корыч төялгән тепловозга ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Яшел Үзән районында урман кисүчеләр келәмгә төрелгән ир-ат мәете тапканнар
Олы Ачасыр авылы тирәсендә чокырда билгесез ир-ат җәсадлары тапканнар.
-
"Моны Илсөя генә булдыра ала"
Җырчы Илсөя Бәдретдинова балачак хатирәләре урында күп һәм кызык итеп яза. Менә тагын бер язмасы белән танышыгыз.
-
2018/2019 нчы уку елындагы каникул көннәре билгеле
Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгы яңа уку елындагы каникул көннәрен билгеләде.
-
Өч яшькәчә балаларга урын булдыру мәсьәләсен 2021 елга кадәр хәл итү кирәк – Президент
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елга кадәр 3 яшькә кадәр балаларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә кирәклеген әйтте. Кукмарада Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында уд демографик вазгыять мәсьәләсенә тукталды.