26 май 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида Сабантуйга әзерләнәләр
Быел район Сабан туе Ивановкага бару юлында Каенлыкта 13 июньдә узачак. Шул уңайдан, бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие - оешма җитәкчеләре белән Сабантуй мәйданында киңәшмә үткәрде. - Бәйрәм югары дәрәҗәдә узарга тиеш, килгән кунаклар алдында йөз кызартырлык булмасын, - диде район башлыгы. Һәр юнәлеш буенча җаваплы кешеләр билгеләнде. Хәзерге...
-
Лениногорскилы бер кызны икенче көнне үк эштән куганнар
Куйбышев урамындагы бер кибеткә сатучы булып урнаша ул, тик икенче көнне үк эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Стажеровка үтүче кыз хезмәттәшенең сумкасыннан 5 мең сум урлап, бабам үлде, дип иртәрәк сорап кайтып китә. Тик тиз арада полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана, аңа карата җинаять эше кузгатылган.