Техниканы киләсе язга әзерлиләр
Үткән атнада район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс үтте.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән махсус комиссия һәр хуҗалыкта булып, техниканы тикшерде. Соңыннан, нәтиҗә ясалды. I урында - "Лениногорская"агрофирмасы"ның Урдалы бүлекчәсе, II урынны "Ленин" җәмгыяте алды.