Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

КУЕРТЫЛГАН СӨТ САЙЛЫЙБЫЗ

Куертылган сөтне күп очракта калай банкада саталар.

Аның калае яньчелмәгән, күгәрмәгән булырга тиеш. Пластик капта алсагыз, җөйләре герметик ябыштырылуын тикшерергә кирәк. 

“ГОСТ” сүзен эзләгез. Бу — сыйфат күрсәткече. Техник шартлар (ТУ) куертылган сөткә үсемлек майлары, төрле катнашмалар кушуны тыймый. Сыйфатлы куертылган сөт составында сыер сөте яки сөт өсте, шикәр, су гына булырга тиеш. Капкачына “М” билгесе һәм 76 коды куелган куертылган сөттә бернинди кушылмалар юк. 

Сыйфатлы сөтнең төсе ак яки аксыл сары. Анда төерләр юк. Банканы ачуга кашык тыгып карагыз, сыйфатлы куертылган сөттә кашык басып тора. Сөтне пыяла савытка бушатып куегыз. Болай куертылган сөт озаграк саклана. 

Фотода: 01 — “М” хәрефе — сөт билгесе. 02 — киләсе ике сан җитештерүче предприятие коды. 03 — бернинди кушылмаларсыз куертылган сөт “76” саны белән тамгалана.

https://vk.com/tamletamak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X