Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Күзләр яхшы күрсен өчен... кабак кирәк

Әйләнә-тирәдәге мәгълүматның 80 процентын без күзләр ярдәмендә үзләштерәбез.

Көннәр буена кесә телефонына, компьютер экранына карап утырган бүгенге заман баласының күз күремен саклау аеруча мөһим.

Балаларның һәм үсмерләрнең күз күремен саклап калырга билгеле бер матдәләр ярдәм итә. Алар тупланган ризыклар исемлеге:

Иң кирәкле матдәләр - зеаксантин һәм лютеин ‒ сары, кызгылт сары, кызыл һәм яшел төстәге җиләк-җимеш һәм яшелчәдә бар. Мондыйлардан беренче урында - шпинат, брокколи, хөрмә, кукуруз, кишер, кабак, банан, яшел борчак, йомырка сарысы.

Селен – күзләрнең гомуми хәлен яхшырта, корылыкны киметә. Селен диңгез продуктларында, сыер маенда, бразилия чикләвегендә, тунец,  сөләйман балыгы, тавык бавырында, кызыл виноградта, солы һәм бодайда бар.

А витамины катаракта үсешенә каршы тора һәм күз күремен яхшырта. Әлеге витамин кишер, манго, майлы балык, әчегән сөт продуктларында тупланган.

С витамины күз басымын киметә торган ферментны барлыкка китерүдә катнаша. Ул күз күремен яхшырта һәм күзнең челтәр катлавы авыруларына каршы тора. Моның өчен кара җиләк, кара карлыган, помидор, кәбестә, җиләк ашау зарур.

Е витамины күздәге тукымаларны кислородның актив формаларыннан саклый, капиллярларның үтемлелеген арттыра. Бу витамин үсемлек майлары һәм чикләвекләрдә күпләп тупланган.

Вәсилә САБИРОВА,

ЧЫГАНАК

 

 

http://sabantuyjournal.ru/news/belsem-kil/kzlr-yakhshy-krsen-chen-kabak-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев