Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

11 нче гимназиядә - директорлар өчен семинар

Шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә муниципаль районның мәктәп директорлары өчен "Инновацион эшчәнлек - укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдә иң мөһим фактор"темасына семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге семинарда яңа педагогик һәм информацион технологияләр кулланып ачык дәресләр, тәрбия сәгатьләре, мастер-класслар үткәрелде, дип хәбәр итә гимназия сайты. Ачык дәресләрне югары квалификацион категорияле укытучылар Зөбәирова Ә.У. 7А классында,...

Шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә муниципаль районның мәктәп директорлары өчен "Инновацион эшчәнлек - укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдә иң мөһим фактор"темасына семинар-киңәшмә үткәрелде.


Әлеге семинарда яңа педагогик һәм информацион технологияләр кулланып ачык дәресләр, тәрбия сәгатьләре, мастер-класслар үткәрелде, дип хәбәр итә гимназия сайты.


Ачык дәресләрне югары квалификацион категорияле укытучылар Зөбәирова Ә.У. 7А классында, Әбүләизова Ф.Ш. 3А классында, Галиуллина Ф.Х. 10 класста, Шәрифуллина Г.Т. 9 класста бирделәр.

Аннан соң тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Аларны сыйныф җитәкчеләре түбәндәге темаларга уздырдылар:

Хөснетдинова Ф.Ф. 11 нче сыйныфта - Батырлык дәресе
Хәсәншина Р.С. 5а сыйныфында - "Мин һәм без"
Вагыйзова М.Г. 2А сыйныфында - "Дус яшәү серләре"
Закирова З.М. 6А сыйныфында - "Каһарман якташларым"
Минязова Ф.А., Сәмигулина В.М., Алексеева И.К. мастер-класс үткәрделәр. Алар ФБДС кысаларында башлангыч мәктәптә проект-эзләнү эшчәнлеген оештыру, фәнни-тикшеренү эшенә тема сайлау һәм аны яклау, аның проблемалары һәм актуаьлеге темаларына үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар, башкаларны да өйрәттеләр. Солтанова Х.Х.мастер-класста канзашидан тылсымлы бизәкләр ясау осталыгына өйрәтте.

Семинар "Туган телем җырларыма күчә, хисләремдә яши сакланып" дигән әдәби - музыкаль кичә белән тәмамланды. Укучыларны өстәмә белем бирү педагоглары Әхмәтшина Ф.З., Шәрапова З.Л., Мотыгуллина А.Г. әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев