Заман сулышы

55 елдан соң классташлар очрашты

Федотовка мәктәбендә моннан 55 ел элек, унынчы сыйныфны тәмамлап, төрле почмакларга таралган укучылары очрашуга җыелды. Ул чакта урта мәктәпләр районда берничә генә була. Шуңа укырга теләкләре, бераз мөмкинлекләре булучылар якын тирә авыллардан - Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Ялтау, Тукмактан сигезенче сыйныфка Федотовкага җыела. ...Баштан бик кызыксынып мәктәп музеен карадылар. Дөрес, сыйныфташлар...

Федотовка мәктәбендә моннан 55 ел элек, унынчы сыйныфны тәмамлап, төрле почмакларга таралган укучылары очрашуга җыелды.


Ул чакта урта мәктәпләр районда берничә генә була. Шуңа укырга теләкләре, бераз мөмкинлекләре булучылар якын тирә авыллардан - Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Ялтау, Тукмактан сигезенче сыйныфка Федотовкага җыела.
...Баштан бик кызыксынып мәктәп музеен карадылар. Дөрес, сыйныфташлар моңа кадәр дә очрашкан, әмма ярты гасыр үткәннән соң оештырылган бу очрашу үзе бер зур тантанага тиңләрлек. Төрле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар да күп. Ә килгәннәре бу очрашуның кадерле кунагы булды. Әйтүе генә җиңел, мәктәпне тәмамлаганнан соң, төрлесе төрле якка таралышкан кошлар кебек, төрле шәһәрләрдән килгәннәр бит.
- Кабат яшьлегебезгә кайткан кебек булдык. Укытучылар биргән төпле белем, тәрбия безнең тормышны гомер буе алга алып барды, - диде Гәрәй Рәхим җылы каршы алганнары өчен рәхмәт әйтеп. Аңа кушылып, башкалар да үзләре белән таныштырды. Җәмил Фәтхетдинов, мәсәлән, өлкән сыйныфка Түбән Чыршылы авылыннан йөреп укыган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң нефтьче һөнәрен үзләштергән, озак еллар "Иркеннефть" идарәсендә профсоюз комитеты рәисе булып торган. Сарабикколдан Әсгать Сафин да туган авылында VII сыйныфны тәмамлаганнан соң, Федотовка мәктәбенә килгән. Мәктәптән соң Казан Авыл хуҗалыгы институтында укыган, аннары "Татмелиорация" берләшмәсе начальнигы урынбасары булып эшләгән. Атлас Каюмов гомерен тәртип саклауга багышлап, эчке эшләр бүлегендә җәмәгатьчелек куркынычсызлыгы милициясе начальнигы булып эшләгән, лаеклы ялга да шуннан киткән. - Төрлебез төрле авылдан. Ул елларда уку өчен шартлар бик үк яхшы түгел иде. Өс-башка кияргә юньле кием, ашарга-эчәргә ризык, укырга китап, язарга дәфтәр-каләм юк. Мәктәптә бүлмәләр салкын, чөнки ул еллардагы кыш салкын булып, суыклар 35-40 градуска кадәр җитә иде. Федотовка мәктәбенә Тукмак, Сарабиккол, Яңа Елховой, Түбән Чыршылыдан килеп укыдылар, - дип искә алалар. Сөйләшү барышында укытучыларын искә алдылар, тормыш юлы, гаиләләре турында сөйләделәр. Үзара да сагынышканнар. Әнә, бер-берсе белән ничек якын итеп аралашалар, хәл-әхвәлләрен сорашалар. Һәрберсенең әйтер сүзе күп булды ул көнне. Киләчәккә дә барысын бер теләк берләштерде - очрашулар тагын да үткәрелеп, аларга килергә булсын, диделәр.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: