Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 эш

Корткычлардан саклау өчен агач-куакларны бордос сыекчасы, бакыр купоросы кебек препаратлар белән эшкәрткәнсездер инде.

 

Моны бөреләр уянганчы хәл итеп кую кирәк. Апрельнең икенче яртысында бакчада тагын нинди эшләр бар соң?

1. Җирне тәртипкә салыгыз. Туфракны көздән калган чүп-чардан, коелган яфраклардан, мүлчә калдыкларыннан – гомумән, бакча сезонын ачып җибәрү өчен үзегезгә комачаулаган әйберләрдән арындырыгыз. Чүп-чарны җиргә таптап кертмәс өчен саграк җыештырырга тырышыгыз.

2. Җимеш агачларын игътибар белән карап чыгыгыз. Кәүсәләренә (куяннар, тычканнар ашаган булырга мөмкин), шулай ук тамырларына (язгы сулар зыян салмасын) да кагыла бу. Кимерүчеләр “кунак” булып киткән икән, агачларны дәвалау эшен планлаштырыгыз. Төбендә су җыелып торса, канаулар казып, суны агызып җибәрегез.

3. Агач-куакларны кирәкмәгән ботакларыннан арындырыгыз. Авыру, корыган ботакларны һәм үрентеләрне кисеп ташлагыз, ботакларны кипкән кайрыдан һәм мүктән арындырыгыз.

4. Агачларны дәвалагыз. Ботакның куян, тычкан кимергән урыннарын гөмбәчекләргә каршы препарат, кызыл балчыктан ясалган боламык, юкә кайрысыннан төнәтмә, бордос сыекчасы яки “садовый вар” белән дәваларга була. Агач кәүсәләрен агартыгыз.

5. Агачларны корткычлардан саклагыз. Җылы көннәр җитүгә, моңа кадәр суыктан яшеренеп яткан корткычлар бакчаны басып алачак. Алар, ботакларга менеп, бөреләргә зыян салмасын өчен кәүсәнең аскы өлешенә “тозак”лар урнаштырырга кирәк. Моның өчен 20-25 см киңлектә крафт-кәгазь (иске чүпрәк-чапрак булса да ярый) алып, шуны агач кәүсәсенә (җирдән 50 см чамасы биеклектә) чорнап, бәйләп куегыз. Өстенә кипми торган махсус келәй, сумала яки дегет сылагыз. Бөҗәкләргә үтеп керергә урын калмасын өчен “тозак”ның астын да, өстен дә әйбәтләп сылагыз яки ябышкак тасма ябыштырыгыз. Болай эшләгәндә, корткычлар, ботакка менә алмыйча, шунда ябышып калачак.

6. Агачларны ашлагыз. Яфрак яра башлаганчы, аларга азот кирәк. Ул мочевинада, аммиак селитрасында (1квадрат метр җиргә 30-50 грамм) яки кош тизәгендә (1 квадрат метр җиргә 150-200 грамм) була. Тукландыру алдыннан агачларның төбен йомшартыгыз. Ашлагач, тиз генә парга әйләнмәсен өчен, торф яки черемә белән каплап куегыз.

7. Агач үсентеләре утыртыгыз. Туфрак 50 см чамасы тирәнлектә җылынгач, ягъни апрельнең икенче яртысында башкарыла торган эш бу. Чокырларын алданрак әзерләп куегыз.

Ватаным Татарстан

 http://baltaci.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X