Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Айгөл кулына яраткан уенчыгын тотып җан бирде..." - Айгөл Фазыйлованы соңгы юлга озаттылар (ФОТО)

Яман шешнең 4 нче стадиясендә булган Айгөл Фазылова ахыргача үз чире белән көрәште.

 Казан хосписында бакыйлыкка күчте. Улы Әмир аның белән вафаты алдыннан хушлашырга өлгергән. Бу хакта Казан хосписының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Психолог кушуы буенча аңа улы килде, бергә булдылар, саубуллаштылар. Табиблар һәм хоспис хезмәткәрләре янәшәдә булды, Айгөлнең хәлен җиңеләйтү һәм авыртуын басу өчен барысын да эшләделәр», – ди Казан хосписының матбугат секретаре Наталья Лукина.      

Айгөлнең әнисе дә моннан берничә ел элек онкология авыруыннан үлгән. Гүзәлия ханым Иске Камка авылында туып-үскән булган. Айгөлне дә шушы авылда әнисе янында җирләделәр.  

Авыл мулласы Мансур Сафин дога укыды. Мәрхүмә белән хушлашырга барлык авыл халкы, Айгөлнең туганнары килгән иде. Айгөл Фазлыеваның җаны изге җомга көнне күчте.

Җәсәден кабергә салганда күктә якты кояш чыкты, ди авыл халкы. Табигать үзе дә кечкенә улы ятим калган яшь ана белән хушлашты кебек.    

Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров зиратка җыелучылар алдында чыгыш ясады һәм Айгөл һәм аның улы Әмиргә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Мәрхүмнең туганнары да авылдашларына, җирлек җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр, дип яза alki-rt.  

Айгөл кулына яраткан уенчыгын тотып җан бирде. Аны яраткан уенчыгы белән бергә җирләделәр.    

 

 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27185

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев