Заман сулышы

Берлинга барып җиткән авыл егете

Зәй-Каратай авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафиулла Динекәевнең картлыгы бәхетле: янәшәсендә 65 ел бергә яшәүче Зәйтүнәсе, әти-әни дип торучы игелекле дүрт баласы бар. - Кызым, без бит гади кешеләр, тыйнак кына гомер итәбез, нәрсә турында язарга уйлыйсың соң? - дип каршы алды мине Зәйтүнә әби. - Җиңүнең 70...

Реклама

Зәй-Каратай авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафиулла Динекәевнең картлыгы бәхетле: янәшәсендә 65 ел бергә яшәүче Зәйтүнәсе, әти-әни дип торучы игелекле дүрт баласы бар.


- Кызым, без бит гади кешеләр, тыйнак кына гомер итәбез, нәрсә турында язарга уйлыйсың соң? - дип каршы алды мине Зәйтүнә әби.
- Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сафиулла бабай турында язмакчы идек, шуңа аның белән сөйләшергә килдем.
- Белмим шул, сөйли алыр микән, колагы да начаррак ишетә башлады, - ди.
- Исендә калганнарын сөйләр әле, сез дә булышырсыз, - дим.
94 нче яшь белән барса да ветераным хәтерле булып чыкты: үсмер вакытын, сугыш елларын искә төшердек.
Ишле гаиләдә үсә ул. 12 баланың иң төпчеге була. 1941 елның апрель ахырында 19 яшьлек егетне армиягә алалар. Авылдан унбишләп егет чыгып китә алар. Польша чигендә хәрби корал склады сакларга билгелиләр. Сугыш башлануын да кизү торганда радиодан ишетеп беләләр. Фашистлар белән беренче бәрелеш тә нәкъ менә Польша чигендә булды.
- Фронтның икенче линиясенә эләктем. Пушкаларны атарга әзерләп, төзәп куйдык, ут ачарга боерык көтәбез. Әмма дошман бездән көчлерәк, беренче линиядәгеләр артка чигенергә мәҗбүр булгач, без дә чигендек, - дип сугышның беренче көннәрен искә төшерде Сафиулла бабай.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының җомга, 26 нчы номер саныннан укый аласыз.
Ләйсән Шәрәфетдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: