Заман сулышы

Биргәнче – яхшылап уйла

Ришвәтчелек - җәмгыятьнең төп бәласе булып кала бирә. Республика газетларыннан күренгәнчә, шушы көннәрдә Зәй шәһәрендә бер түрә 50 мең күләмендә ришвәт алганда тотылган. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Әгәр ришвәтчелек кебек афәт белән очрашырга туры килсә, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә? Шуңа без "Коррупциягә каршы көрәш турында" белешмәдән өзекләр бирүебезне дәвам...

Ришвәтчелек - җәмгыятьнең төп бәласе булып кала бирә. Республика газетларыннан күренгәнчә, шушы көннәрдә Зәй шәһәрендә бер түрә 50 мең күләмендә ришвәт алганда тотылган. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Әгәр ришвәтчелек кебек афәт белән очрашырга туры килсә, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә? Шуңа без "Коррупциягә каршы көрәш турында" белешмәдән өзекләр бирүебезне дәвам итәбез.


Ришвәт бирүче кем?
Ришвәт еш кына арадашчы аркылы тапшырыла һәм алына. Россия Федерациясе Җинаять кодексында арадашчылар җинаятьтә астыртын булышлык күрсәтүчеләр буларак карала.
Коммерцияле сатып алу шулай ук арадашчы аркылы да башкарылырга мөмкин. Әлеге арадашчылар ролендә кул астындагы хезмәткәрләр, бизнес буенча хезмәткәрләр, махсус ялланган затлар һәм Җинаять кодексы тарафыннан җинаятьтә астыртын булышлык күрсәтүчеләр буларак каралган башка затлар була ала.
Ришвәт биргән яки коммерцияле сатып алуны кылган граждан түбәндәге очракларда җинаять җаваплылыгыннан азат ителергә мөмкин:
акча янау факты билгеләнсә;
граждан кылган гамәле турында хокук саклау органнарына ирекле хәбәр итсә.
Хокук саклау органнарына бу хакта башка чыганаклардан мәгълүм булса, ришвәт бирү яки коммерцияле сатып алу турындагы гариза ирекле була алмый.
Ришвәт янау яки коммерцияле сатып алу турындагы күрәләтә ялган әләк Россия Федерациясе Җинаять кодексында җинаять дип санала, 306 статья нигезендә моның өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Ришвәт янау турыдан-туры һәм кыек таләп итү төрләрендә башкарылырга мөмкин.
ИГЪТИБАР!
Компрометацияләү максатында сезне ришвәт бирергә этәрергә мөмкиннәр!
Нишләргә?
Сезгә куелган шартларны (акча күләме, товарлар исемлеге һәм хезмәт күрсәтүләрнең характеры, ришвәтне бирү вакыты һәм ысулы, коммерцияле сатып алу төрләре, мәсьәләләрне хәл итүнең эзлеклелеге һ.б.) игътибар белән тыңларга һәм төгәл хәтерләп калырга.
Үзеңне сак, итагатьле тотарга, ришвәтне бирүдән яисә коммерцияле сатып алудан баш тарту буларак кабул ителерлек кискен тискәре фикерләр белдерүдән сакланырга.
Ришвәтне тапшыру вакыты һәм урыны турындагы мәсьәләне дәүләт хезмәткәре белән чираттагы очрашуга кадәр күчерергә тырышыгыз, киләсе очрашу өчен үзегезгә яхшы таныш урынны тәкъдим итегез.
Ришвәт бирү яки коммерцияле сатып алуны гамәлгә ашырырга ризалыгыгыз булган очракта Сезнең мәсьәләләрегезнең хәл ителү гарантияләре белән кызыксыныгыз.
Әңгәмә барышында инициативаны үз өстегезгә алмыйча, ришвәт алучыга сөйләү, Сезгә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат хәбәр итү мөмкинлеген калдырыгыз.
Нинди адымнар ясарга?
Сезгә үзегезнең гражданлык позициясе, әхлакый принципларыгыз, намусыгыз кушканча һәм тормыш тәҗрибәсенә таянып карар кабул итәргә кирәк. Шул сәбәпле Сезгә киләчәк гамәлләрнең ике варианты тәкъдим ителә:
Беренче вариант: акча янаучы белән барлык төр элемтәләрне туктату, җинаятькә барудан баш тартуыгыз турында белдерү һәм Сезнең мәсьәләгезнең хәл ителмәячәге, ә акча янаучының алга таба да җаваплылыкка тартылмыйча кешеләрдән көлүе, үз даирәсен шундый ук теләктәшләр һәм коррупциячел элемтәләр белән уратуына килешү.
Икенче вариант: әлеге явызлыкны һәр тәгаен очракта җиңүнең мөмкинлеген һәм әһәмиятен аңлап, төрле очракларда кешенең үзенең гомумкешелек сыйфатларын саклап калырга һәм җинаять юлына басмаска тиешлеген аңлап, коррупция алучыларга - ришвәт алучыларга һәм акча янаучыларга аяусыз көрәш юлына басарга.
Һәр кеше үз карашында ирекле. Ләкин, шулай да, ирекле шәхес буларак, ул явызлык өчен җәза бирелергә тиешлекне аңларга тиеш. Шуңа күрә икенче вариант әхлак һәм хокук нормалары белән килештерелә.
Коррупциягә каршы көрәш карарын кабул итсәгез, сез эшләргә тиешле гамәлләр:
Үз теләгегез белән Сез телдән мөрәҗәгать яисә язмача гариза белән яшәү урыныгыз буенча хокук саклау органнарына яки аларның югары инстанцияләренә мөрәҗәгать итә аласыз.
«Ышаныч телефоны»
Шәһәрдә хокук саклау органнарының «Ышаныч телефоны» эшли.
Лениногорск районының Татарстан Республикасы буенча РФ Федераль куркынычсызлык идарәсе бүлекчәсенә - 5-12-68;
Эчке эшләр министрлыгына - 8 (843) 291-2002; 02;
коткару хезмәтенә -5-12-90
номерлары белән шалтыратып, коррупция, конфессияара һәм милләтара ыгы-зыгы, тәртип бозу һәм башка җинаятьләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: