Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан хастаханәсеннән йөз яшьлек әби коронавирустан дәваланып чыккан

Казандагы 16нчы клиник хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән яңа коронавирусны җиңеп чыккан йөз яшьлек пациентны чыгардылар.

Бу хакта «Татар-информ»га клиника терапевты Рамилә Зарипова сөйләде.

Хастаханәдә үткәрелгән компьютер томографиясе әбинең үпкәләренең зарарлану күләме 15 проценттан артып китмәвен күрсәткән. ПЦР беренче мазогы уңай нәтиҗә биргән.

16нчы хастаханә табиблары әбигә туры килә торган гормон терапиясе һәм канны сыекландыра торган препаратлар билгеләгән.

«Пациентның хәле тотрыклы, сатурация, ягъни кандагы кислород дәрәҗәсе яхшы - 96-98 процент. Ягъни ул кислород ярдәменнән башка мөстәкыйль сулый», - диде табиб.

Бүген өлкән яшьтәге пациент өенә чыгарылган. Анда туганнары һәм якыннары ярдәмендә ул терапияне дәвам итәчәк.

«Иң мөһиме, алар җитди авырудан соң бернинди өзлегүләрсез озын гомер кичерсеннәр», - диде табиб.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X