Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңел көтә...

Кеше күңеле һәрвакыт нидер көтә. Ил-дөньяда берәр үзгәреш булырмы ул, яисә тормышында кисәк кенә борылышлар күзәтелерме, тәгаен белми, ләкин ул көтә. Менә Гөлфия (исемнәр үзгәртелде) апа да нидер көтеп, өметләнеп 50 яшькә җиткәнен сизми дә калды. Бу вакыт дигәнең кай арада узган? Кайчан гына ире - Рәмис абый белән тормыш...

Кеше күңеле һәрвакыт нидер көтә. Ил-дөньяда берәр үзгәреш булырмы ул, яисә тормышында кисәк кенә борылышлар күзәтелерме, тәгаен белми, ләкин ул көтә. Менә Гөлфия (исемнәр үзгәртелде) апа да нидер көтеп, өметләнеп 50 яшькә җиткәнен сизми дә калды. Бу вакыт дигәнең кай арада узган?

Кайчан гына ире - Рәмис абый белән тормыш корып Казан үзәгендәге бер бүлмәдә (өч бүлмәле фатирның берсе аларныкы, калган икесендә ике гаилә тора) яши башлаганнар иде. Дипломлы белгечләр эшкә мохтаҗлык кичермәделәр. Өстәвенә, Гөлфия апа компьютер ише техниканы биш бармагы кебек белә. Ул вакытта компьютер белү - зур осталык сорый иде (хәзер генә эте-бете дигәндәй, шушы техника артында утыра). Башта малай, өч елдан соң - кызлары туды. Балалар тугач, икенче төрле тормыш башлана шул. Бер-береңә игътибар кими, дип әйтергәме инде... Аларның да аралары суына башлый. Озак та үтми Гөлфия апага явыз теллеләр, ирең "йөри", дигән хәбәр җиткерә. Хәер, моның шулай икәнен ул үзе сизә, аңлый иде. Күңел түрендә әллә нинди кар-бураннар котырса да, дәшмәде, сабыр итте, вакытлыча гына, җайланыр дип көтте. Әнә балалар да әтиләрен ничек итеп яраталар бит. Рәмис абый да озак кына ике арада йөрде, тик ахырдан баш түгел, ә йөрәк җиңеп чыкты: малаена - 11, ә кызына 8 яшь булганда гаиләсеннән китте.
Балалар үзләрен үксез итеп тоймасыннар дип, буш вакытларын сабыйлары белән үткәрде Гөлфия апа. Казанда балалар белән ял көннәрен уздырыр урыннар, мөмкинлекләр бар бит. Әтиләре дә еш яннарына килеп, булдыра алганча ярдәм итеп торды. Тик бергәләшеп, гөрләшеп яшәүгә ни җитә?! Ярый әле, улы белән кызы әниләренең хәлен аңлый. Кыйммәтле киемнәр дә, тәм-томнар да сорамадылар, кирелекләрен күрсәтмәделәр. Үзе йомшаграк холыклы булганга, балаларга каты бәрелмәде. Шундый чакларында үкенеп тә куйгалады, гаиләдә ата тәрбиясе кирәк шул.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нияз белән Галия югары уку йортына керделәр. Укып бетергәч, улы эш таба алмыйча йөрде. Кызы да институтны бетерер алдыннан, Интернет аша бер егет белән танышып, күрешәсе килә башлады. Үзебезнең кеше булса, бер хәл иде, чит җирләрдән - Голландиядән икән. Акчаны ничек җиткерергә белмәде Гөлфия апа. Авырлык белән булса да кызы Голландияне, голланд егетен күреп кайтты. Икенче елны Татарстанга үзе килде, шуның белән-вәссәлам, аралары өзелде. Бик кирәк булдымы икән, зур чыгымнар тотып, ана кешене утларга салырга? Сабыйлар хакына түзә әни.
45 яшенә җиткәндә уңайлыклары булган өч бүлмәле фатирга күченделәр. Гөлфия апа күпме еллар көтте бу шатлыклы вакыйганы?! 15 ел түләргә кирәк булуы да куркытмады. Кызы да яхшы гына эшләп, әйбәт кенә акчасын да ала ич. Улы Ниязның гына нигәдер эш ягыннан бәхете юк, әллә үзе дә гаеплеме? Яшьләргә бит эше дә керемле, акчасы да төшемле булсын. Барысы да җайланыр дип тагын көтәргә калды Гөлфия апа. Сабый бала түгелләр, "алай ярамый, болай ярый" дип әйтүдән узганнар.
50 яшькә җитсә дә, калган гомер юлын бер-береңнең җан җылысын тоеп яшәрлек кеше килеп чыкмасмы дип өметләнәдер шикелле ул миңа. "Өметсез - шайтан гына" диләр бит, көтеп гомер генә узмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев