Заман сулышы

Хатирәләрне яңартабыз: "52 градус салкында әрҗәле йөк машинасына авылга кайтырга дип утырдык"

Быелгы кышның һава торышын тотрыклы дип әйтеп булмый, кичке якта җилсез тыныч, температурасы да бик түбән түгел, иртәгә һава шәп булачак дип уйлап кына куясың, иртән “менә сиңа, мә” дигән шикелле, градусник минус 25тән түбән төшеп бара.

Кыш көне бездә андый гына суыклар булуы ис китәрлек нәрсә түгел, әмма без зәмһәрирдәй  салкыннарны онытып барабыз бугай.


Бүгенге көндә яшьләре илледән узганнар 1978 елда декабрьнең соңгы көннәрен исләренә төшерәдер. Ул вакытта термометр баганасы, урыны белән 50 градустан да түбәнрәк төшкән җирләр булды.  Әлбәттә, бу гадәттән тыш хәл бик аяныч хәлләр китереп чыгарды: имән агачлары шартлап-шартлап ярылган  кышта авыл хуҗалыгына искиткеч зур зыян килде, шәһәрләрдә җылыту системалары салкында ярылып эштән чыкты, салкыннан тимер юл белән контактын югалткан трамвайлар туктады, ә иң аянычы – кешеләр, өшеп-туңып бәлага юлыгучылар, үлем белән тәмамланган очраклар да булмады түгел.                                                                                                                 

Шушы фаҗигане үз башыннан кичергән, Лениногорскида яшәүче Гөлүсә ханым сөйли:
-    Лениногорскида училищеда әле беренче курста гына укый идем, аның да беренче семестрын гына төгәлләп килә идем. Яңа ел алдыннан икеме-өчме көн ял бирделәр, авылга әни янына кайтасы, дус кызлар белән очрашасы килә бит, башта Лениногорскидан – Әлмәткә, аннан тагын җитмеш километрга якын Чирмешән районына кайтырга кирәк.  Иртүк автовокзалга килдем, чөнки билетлар җитешми. Кассада билет алып, Әлмәткә кайттык. Бер автобус тулы кеше. Минем дә дүрт курсташым шуннан иде. Анда кайткач, автобуслар йөрмәячәген әйттеләр. Касса янында үзем белән бер якка кайтучы берничә кеше тора, минем кебек укып йөрүчеләр булгандыр.

Шуларның кайсыдыр вокзал кырыенда торучы бер машинаның Чирмешән районына кайтуын әйтте, дөресрәге, минем туган авылга өч-дүрт чакрым гына җитми, борылып башка авылга кереп китә торган йөк машинасы. Җүләрне чәчеп үстермиләр -  киттек бит утырып машина әрҗәсенә. Әле ничә градус салкын булуын беркем дә белми, өшегәнбездерме, анысы истә юк, менә машина үз борылышына  кадәр кайтып җитте.  Юл буена иптәшләрем төрле  авылда төшеп калды. Борылышта чатнама суыкта мин берьялгызым басып калдым. 

Алда дүрт километрга якын юл, ялан кыр, киттем сумкамны асып. Аз гына баруга ардым да, туңдым да, кулларымны җиң эченә тыгып, сумканы ике беләккә куйдым, кулларның өшүенә чама юк. Аяклар атлый алмас хәлгә килде,  авыл  күренми, ә уемда - әни булды,- ди Гөлүсә ханым. - Кайтып җитәлмәсәм, әни нишләр дип курыктым.

Авылына кайтып җитә алмасын аңлап җиткергәч, юлдан ярты чакрымнар читтә фермалар күреп, шул якка китә. Бәхетенә, карга бата-чума бер егылып, бер торып килгән кызны сыер савучылар күреп каршы чыгалар. Борыны өшүдән агарган, кул-аягы каткан кызны җылыга төреп, термостан кайнар чәй эчертеп кеше хәленә китерәләр. Теше-тешкә тими салкыннан калтыраган кыз, бераз сөйләшә алырлык булгач: “Әнигә әйтмәгез,”- дип  елап җибәрә. Апалар аңа урамда 52 градус салкын булуын шунда әйтәләр.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: