Бу хәл Яр Чаллы шәһәрендә була. Шаһитлар әйтүенчә, ЗЯБ поселогында "Тәмле" кибете янында туктап торган такси машинасына аны чакыручылар утыргач, йөртүчесенең бернинди билге бирмәвен ачыклыйлар. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар, әмма табиблар аның үлгән булуын әйтә. 28 яшьлек таксист йөрәк өянәгеннән үлгән булып чыга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз