Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лаеш районында мәктәптән 740 баланы эвакуацияләгәннәр

Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Столбище авылы мәктәбендә янгын сигнализациясе эшли башлавы хакында хәбәр килгән. Урынга 119нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган.

Татарстанның Лаеш районында, рюкзакка ут кабу сәбәпле, мәктәптән 740 баланы эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

Мәктәп гардеробында бер укучының рюкзагына ут кабуы ачыкланган. Янгынны белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре үз көче белән сүндергән.

Мәктәп администрациясе бинадан 740 бала һәм 40 хезмәткәрне эвакуацияләгән. Зыян күрүчеләр юк.

Хәзер белгечләр рюкзакка ни сәбәпле ут кабуын ачыклый. Башлангыч версия буенча, моңа портатив аккумуляторның үзеннән-үзе кабынып китүе сәбәпче булырга мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев