Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәктәпләрендә укучылар тәмле ашый

Мәктәптә укучысы булган ата-ана: "Балам җитәрлек ашыймы, көн дәвамында ач йөрмиме икән?" дип борчыладыр, мөгаен. Шунысы мәгълүм: бөтен мәктәптә дә укучылар кайнар ризык белән туклана. Бөтенесенә дә бер җирдән, бер үк азык-төлек китерелә. Ә аның тәмле-тәмле булмавы икенче мәсьәлә. Ул ашарга пешерүчедән дә, баланың теге яки бу азыкны ярату-яратмавына да...

Мәктәптә укучысы булган ата-ана: "Балам җитәрлек ашыймы, көн дәвамында ач йөрмиме икән?" дип борчыладыр, мөгаен. Шунысы мәгълүм: бөтен мәктәптә дә укучылар кайнар ризык белән туклана. Бөтенесенә дә бер җирдән, бер үк азык-төлек китерелә. Ә аның тәмле-тәмле булмавы икенче мәсьәлә. Ул ашарга пешерүчедән дә, баланың теге яки бу азыкны ярату-яратмавына да бәйледер.
Мәгариф идарәсеннән алган мәгълүматлар буенча, укучыларны тукландыру өчен азык-төлек мәсьәләсе белән "Альдем" җәмгыяте шөгыльләнә. Дөресрәге, алар шәһәрдәге барлык һәм Тимәш мәктәбен кайнар аш белән, райондагы барлык мәктәпләрне продукция белән тәэмин итә. Кайнар аш белән дигәнне дөрес аңларга кирәк: алар кәстрүл-кәстрүл пешкән әзер ботка, аш түгел, ә менә вак бәлеш, өчпочмак, пирожки кебек камыр ризыкларын әзер килеш алып килә. Мәктәптәге ашханә хезмәткәрләре дә әлеге җәмгыять штатында санала. Ике атналык якынча менюны җәмгыять хезмәткәрләре төзеп, Роспотребнадзор белгече тарафыннан раслатып, һәр мәктәпкә тапшыра. Аның нигезендә ашханә мөдире көнлек менюны төзи, директор раслый.
Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Нина Васильева әйтүенчә, укучылар көнгә уртача 25 сум 30 тиенлек туклана.
Субсидия рәвешендә һәр бала өчен бирелә торган 5 сум 80 тиеннән арткан өлешен - 19 сум 50 тиенне ата-ана түли. Башлангыч сыйныф укучылары озайтылган көн төркеменә йөргәнгә, аларга өстәмә туклану да каралган. Аның өчен көненә 15 сум түлисе.
Шунысы бар: икенче тапкыр ашауга субсидия каралмаган.
Барлык укучыларның 8 проценты, бюджет нигезендә, түләүсез тукланудан файдалана. Бу хокук ятим, күп балалы, аз керемле гаилә балаларына бирелә. Укучылар нәрсә ашый? Тәмлеме икәнен белеп, үз күзебез күрү өчен Нина Васильева белән 5 нче мәктәпкә юл тоттык. Биредә белем алучы 755 баланың бөтенесе дә кайнар ризык белән туклана. I-IV сыйныфлар ике тапкыр ашый. Берьюлы 100-120 баланы сыендыручы ашханә залында укучылар, график нигезендә, беренче дәрестән соң ук ашый башлый. Иртәнге ашка төрле боткалар, макарон, бәрәңге ризыгы, атнага ике тапкыр итле аш пешерелә, чәршәмбе - сөтле ризыклар көне. Пешереп китерелгән камыр ризыклары да даими бирелә.
Без барган - җомга көнне биредә йөземле пылау иде. Икенче дәрес тәмамлану белән ашханәгә алтынчылар кереп тулды. Үз укучылары янында сыйныф җитәкчесе басып, күзәтеп тора. Кулыма пылау салынган тәлинкәне тотып, мин дә алар кырыендагы өстәлгә килеп утырдым. Тәнәфес кыска булгангамы, укучылар бер-берсе белән сөйләшеп тормый, тиз-тиз ашый. Мәктәп директоры Галина Новичкова башлангычлар һәм югары сыйныф укучылары алдына куелганны калдырмыйча ашап бетерә, ә менә уртанчылар, нигәдер, начаррак ашый, ди. Мәктәптә укыган вакытта иң яраткан ризыгым булгангамы, ул миңа бик тәмле тоелды. Йөземе дә шактый күп, мае да тәлинкәгә буялып, сап-сары булып ятып калды.
Язга кергәч чи яшелчәләр бирү Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан тыела икән. Шуңа да март аеннан салатларны пешкәненнән ясыйлар. Үсеп килүче яшь организм авыруларга бирешмәсен өчен лимонлы чәй, витаминлы компотларга өстенлек бирелә.
Биш-алты укучыдан торган урта һәм өлкән звено дежурлары тәнәфес алдыннан гына өстәлләргә кайнар ризык тезә. Һәр балага уку елы дәвамында ике тапкыр кизү тору туры килә икән. 61 бала түләүсез ашаудан файдалана.
"Альдем" җәмгыяте китергән продукцияне, ризыкларны кабул иткәндә сыйфатын тикшерү буенча директор җитәкчелегендә махсус комиссия дә төзелгән, шунлыктан ашханә цехларында сыйфатсыз азык-төлеккә урын юк, диләр.
Район мәктәпләренең күпчелегендә яшелчә, җиләк-җимешне үзләре үстерсә дә, ата-аналар түли торган өлештә аерма әллә ни зур түгел. Моның шулай икәнен Түбән Чыршылы мәктәбе директоры Рәсилә Галиевага шалтыратып сорагач инандым. Биредә 77 бала белем ала. Шәһәрдәге кебек монда да һәр укучы 25 сум 30 тиенлек туклана. Субсидия - 5 сум 80 тиен. Башлангычта укып, озайтылган көн төркеменә йөрүче 25 бала көненә ике тапкыр ашый. Төшке-икенче аш 15 сумга төшә. "Көнлек рационда үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимешнең өлеше 1сум 70 тиенгә бәяләнгәнгә, ата-аналар бер көнгә якынча 17 сум 80 тиен түли. Бәрәңге, кишер, суган, кәбестә, кишер үзебезнеке. Алар уку елы тәмамланганчы җитә", ди ул.
Март аена кадәр чи яшелчәләрдән, хәзер пешкәннән салатлар ясап бирәләр. Ике атнага исәпләнгән якынча менюны хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Лилия Шәрифуллина төзеп, ул Роспотребнадзор белгече тарафыннан раслангач, шуңа нигезләнеп көнлек меню төзелә икән. Азык-төлек белән тәэмин ителеш буенча тоткарлыклар юк, ипи көн дә, калган продукция заказ буенча китерелә, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: питание школа