Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск парклары үзенә дәшә

Быел Татарстанда Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел дәвамында яшел зоналарны реконструкцияләү буенча зур күләмле программа тормышка ашырылачак. Тарих "кайта" Март аенда Рөстәм Миңнехановка республика башкаласының парк зоналарын төзекләндерү проектларын тәкъдим итәләр. Ул әлеге идеяләрне хуплый, тик реконструкцияләү эшенә керешкәнче, халык сүзенә...

Быел Татарстанда Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел дәвамында яшел зоналарны реконструкцияләү буенча зур күләмле программа тормышка ашырылачак.


Тарих "кайта"
Март аенда Рөстәм Миңнехановка республика башкаласының парк зоналарын төзекләндерү проектларын тәкъдим итәләр. Ул әлеге идеяләрне хуплый, тик реконструкцияләү эшенә керешкәнче, халык сүзенә дә колак салырга, бу хакта фикер алышырга чакыра. Хәзерге вакытта проектлар турында фикер алышулар бара.
Безнең муниципаль районда да паркларны реконструкцияләү эшенә ныклап керештеләр, алар бездә шактый: Геройлар, нефтьчеләр аллеясы, урман паркы, "Юбилейный" дип аталганы бар. Якын арада алар янына яңалары да өстәләчәк әле.
- Паркларны реконструкцияләү, яңасын төзү эшенә тотынганчы, ел башында халык белән, депутатлар белән очрашуларда болар хакында сөйләштек, фикерләребезне җиткердек. Бигрәк тә яшь әниләр белән сөйләшүләр алып бардык. Алар бит бала белән барырга, ял итәргә урыннар булсын иде, диләр. Быел шәһәрнең 60 еллыгы, Җиңүгә - 70, "Лениногорснефть" идарәсе дә 70 еллыгын билгеләп үтәчәк, - ди башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев. - безнең юбилейларга парклар һәм скверлар елы туры килүе шәһәребезнең яшел зоналарын уңай якка гына үзгәртәчәк.
Геройлар аллеясендә булган үзгәрешләрне шәһәрлеләр Җиңү бәйрәмендә күргәндер инде. Биредә яңартылган солдат һәйкәле куелган, унике Советлар Союзы Героеның бюсты төзекләндерелеп, буялган, чәчәк кую өчен җайланма урнаштырылган. Аллеянең дәвамы булып, Җиңү паркы барлыкка киләчәк, ул Гагарин урамыннан Добролюбов урамына кадәр дәвам ителәчәк. Бүген биредә нигезен ясау, казу эшләре бара. Әлеге паркта берничә сугышны чагылдырган стела куелырга тиеш. "Паркның мөһим элементы булып хәрби техника булачак, - ди Нәфис Нурлыхакович. Тиздән биредә пушка, самолет, танкларны да күрербез". Паркка килгән олы буын өчен тарих "кайтачак", ә яшь буын өчен хәрби- патриотик тәрбия чарасы булып торачагына шик юк.
Табигатьтә ял
"Юбилейный" паркы бүген муниципалитет һәм спонсорлар көче белән үзгәреш кичерә. Андагы аттракционнар Урман паркы территориясенә күчерелгән, ә монда ял итү өчен эскәмияләр, спорт мәйданчыгы булачак. Нигезен ясау башланган инде. Димәк, яшүсмерләр вакытларын бушка уздырмыйча, физик тәрбия алыр. Паркларны реконструкцияләүнең максаты да шуңа корылган бит. Республика Президенты фикеренчә, алар кешеләрдә ял итүнең яңа культурасын формалаштырырга тиеш. Һәрберсе үзенең күңеленә якын шөгыль табарлык шартлар булдырырга кирәк. Табигатьтә ял итүнең өстенлекле яклары белән шәһәр тормышының уңайлы атрибутларын берләштереп, яшел зоналар иҗтимагый тормышның яңа чыганагы булачак.
Урман паркы (элеккеге гадәт буенча Горький исемендәге парк дип йөртәбез)территориясе узган ел ук шәһәрлеләрне үзенең матурлыгы белән әсир иткән иде. Элеккеге еллардагы бию мәйданчыгын да реставрацияләделәр. Быел аттракционнар артты, июньдә тагын ике яңасы өстәләчәк, ди башкарма комитет җитәкчесе. Чәчәкләр, җимеш бирә торган агачлар утыртылган. Паркка хезмәт күрсәтү буенча аерым кеше билгеләнгән. Бу ялда Урман паркы кечкенә лениногорскилыларны, кунакларны үзенә кунакка дәшә.
Ленин проспекты паркы - бик күпләрнең яраткан урыны. Балерина фонтаны аның үзәге. Фонтан үзе реставрацияләнгән, буяу яңа төс керткән. Менә шуннан ерак түгел нәниләр өчен әкияти композиция урнаштырылачак, сул ягында бәләкәчләр өчен ясалма өслек белән балалар мәйданчыгы булыр, дип көтелә. Тукай һәйкәле ягына таба ике яклап булган җәяүле юлы ябылачак, бары уртадан гына кала.
- Бу турында "Халык контроле"нә дә шикаять белдереп язучылар булды, юлны төрле яклап чыгалар, ди шәһәрдә яшәүчеләр. Куркыныч тудырмасын өчен җәяүле юлы бер генә кала, - ди Нәфис Ибраев.
Бораулаучыларның үзләренеке
Менделеев урамы тирәсендәге күл янында юл яңартылуын күреп, шунда яшәүчеләр бер куанды. Икенче яңалык: киләчәктә анда яңа парк булачак - Бораулаучыларныкы. Моны, әлбәттә, бораулаучылар гына ял итәчәк, дип аңларга кирәкми, киресенчә, халык өчен. Бораулаучылар исеме бирелеп, киләчәктә алар карап, төзәтеп торачактыр әле. Шул тирәдә яшәүче Әминә апа:
- Былтыр көз күл буе тирәсен бик ямьсез итеп казып ташладылар. Әй, борчылган идек. Быел көннәр матураю белән эшкә тотындылар, бик матур юл ясап куйдылар. Ә парк буласын ишетмәгән идем әле. Парк та ясап куйсалар, ике оныгым миннән китмәс тә инде. Әгәр барып чыкса, тирә-як бик матур булачак, - ди.
Доброюбов урамында барлыкка киләчәк Халыклар дуслыгы паркында да хозурланып йөриселәр алда әле. Лениногорск төбәгендә егерме төрле милләт халкы яши дус-тату яши бит. Аларның яшәү рәвешен күрсәтүче символлар белән булачак парк бик урынлы һәм кирәкле гамәл.
- Эшләнгәне, алда эшлисе барысы да лениногорскилыларның ялын уңайлы һәм файдалы итү өчен, - ди башкарма комитет җитәкчесе.
Быел барлыгы 160 парк һәм сквер төзекләндереләчәк. Әлеге максатка республика бюджетыннан шәһәр һәм районнарга 1 миллиард сум акча бүленәчәк. Планда - гамәлдә булган яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңаларын төзү.
Безнең районга 22 миллионнан артык акча бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парклар