Заман сулышы

Лениногорскида апрель аенда 68 бала туган

Язның икенче ае тәмамланды. Шәһәр һәм районда апрель аенда барлыгы 68 бала дөньяга килеп, шулар арасында бер пар игезәк балаларның тууы теркәлде. Гаиләдә беренчегә 27 бала, икенче бала 28 гаиләдә, 9 гаиләдә ата-аналар өченче тапкыр, ә инде дүртенче һәм аннан ары бәби алып кату бәхетенә 4 пар иреште. Еш кына...

Язның икенче ае тәмамланды.

Шәһәр һәм районда апрель аенда барлыгы 68 бала дөньяга килеп, шулар арасында бер пар игезәк балаларның тууы теркәлде.

Гаиләдә беренчегә 27 бала, икенче бала 28 гаиләдә, 9 гаиләдә ата-аналар өченче тапкыр, ә инде дүртенче һәм аннан ары бәби алып кату бәхетенә 4 пар иреште.

Еш кына әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемнәр кушарга омтылалар. Узган айда Лениногорск ЗАГС бүлегендә шундый исемнәрдән: Оливия, Мелита, Мирослав, Амелия булды.

Ә инде үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән парларның саны 30ны тудырды.

Лениногорск ЗАГС бүлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: