Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар фикерләре белән танышыгыз

18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз Илнур Шәймарданов, Лениногорск авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы: - Сайлау - һәркем өчен бик мөһим вакыйга. Анда катнашып үз тавышыңны киләчәктә, безнең мәнфәгатьләребезне федераль дәрәҗәдә яклый алыр- лык кандидат өчен бирергә кирәк. Бүгенге көндә кем өчен тавыш бирәчәген һәркем үзенә ачыклагандыр инде....

18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз

Илнур Шәймарданов, Лениногорск авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

- Сайлау - һәркем өчен бик мөһим вакыйга. Анда катнашып үз тавышыңны киләчәктә, безнең мәнфәгатьләребезне федераль дәрәҗәдә яклый алыр- лык кандидат өчен бирергә кирәк. Бүгенге көндә кем өчен тавыш бирәчәген һәркем үзенә ачыклагандыр инде. Шәхсән мине һәм авыл хуҗалыгы тарма- гы җитәкчеләрен, хезмәткәрләрен аграр өлкәнең үсеш үзенчәлекләре бор- чый. Киләчәктә безнең тармакка игътибар тагын да артыр, төрле федераль программалар, проектлар камилләшер һәм, гомумән, халыкка яшәү-эшләү өчен мөмкинлекләр артыр, дип ышанып барабыз сайлауларга.

Зөлфия Музеева, газетыбызны даими укучы:

- Тормышта актив бул- ган, илен, республика- сын, шәһәрен яраткан кеше сайлау участогына бармый калмас. Гомумән, үз гомеремдә бер генә сайлауны да калдырга- ным юк. Һәрвакыт бик теләп катнашам һәм ниндидер ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре кичерәм. Әле быел, 18 сентябрьдә эштә булам, әмма, барыбер, җаен табып, барып киләчәкмен. Сайлауларда катна- шу - һәркемнең изге бурычы дип саныйм. Аннан илең, халкыңның киләчәге өчен дә борчылу дигән сүз бит. Кайберәүләрнең: "Сайлауларга барганым юк, нишләп вакытымны әрәм итеп йөрим инде" дигәннәренә ап- тырыйм. Халыкта бер төкерсә, бер була, ил төкерсә күл була, дигән мәкаль бар. Шуңа, сайлауларны күркәм бер гадәт итеп, балаларыбызга, оныкларыбызга да өйрәтсәк, күңелләренә патриотик хисләр сеңдерсәк иде. Сайлауларның тыныч һәм матур узуын телим.

Җәүдәт Хәлимов, Зәй-Каратай авылы ветераннар советы рәисе:

- Гаиләбез белән сайлауларга бар- мый калганыбыз юк. Бу сайлауларда да катнашырга исәпләп торабыз. Та- тарстаннан Дәүләт Думасына депу- тат итеп, тормыш тәҗрибәсе булган, авыл тормышын тирәнтен белгән, татарча да, русча да "ут сибеп" үз фикерен әйтә белүче белемле ке- шене сайлыйсыбыз килә. Әлбәттә, моңарчы да бик күп сайлауларда катнашырга туры килде. Хәтта 8-9 сыйныф бетергән сыер савучылар- ны, бозау караучыларны да сайлаган еллар булды. Бу сайлауларга зур өметләр баглыйбыз. Киләсе чакырылыш депу- татлары гади халыкның, пенсионерларның тормышын җиңеләйтә торган кануннар кабул итәрләр, дигән ышанычта калабыз. Миңа авылның ветераннар советы рәисе буларак, олы яшьтәге абый-апа- лар белән еш сөйләшергә туры килә. Бик күпләрне сугыш ятимнәре турында канун булмавы борчый. Шушы уңайдан 33 ел авылда ме- дицина хезмәткәре булып эшләп лаеклы ялга чыккан, әтисе Бөек Ватан сугышының башында һәлак булган, Тәскирә Сәгыйдулла кызы Хөҗҗәтованың сүзләрен китерәсем килә: "Миңа әтине су- гышка алганда 2 яшь булган, энем Салих сугыш барганда туган. Бил- геле инде, әнием яшь балаларым бар дип тормаган, көне-төне кол- хозда эшләгән. Ул еллар хәерчелеге турында язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Сугыштан хәлсезләнгән илне күтәрү дә безнең буынга туры килде. Шуңа карамастан, зарланмадык - эшләдек, гаилә корып, балалар үстердек. Алдагы көннәргә зур өмет баглап, матур, мул тормыш киләчәгенә ышанып яшәдек. Ләкин күңелне бер нәрсә борчый: хөкүмәт тарафыннан тыл хезмәтчәннәре белән иңгә-иң куеп фронт, ил өчен эшләгән, әтисез, авыз тутырып ипи ашарга тилмереп үскән яшүсмерләрнең, сугыш чоры ятимнәренең хезмәте тиешле дәрәҗәдә бәяләнсен иде. Сафларыбыз көннән-көн сирәгәя, исәннәребезнең дә иң яшенә инде - 71. Соңга калмаска иде". Бу фикергә бик күп авылдашларым кушыла. Әлбәттә, сайланасы депутатларыбыз иң мөһиме тынычлыкны са- класыннар иде. Тынычлык булса, барысы да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев