Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның балалар полицейские

Балигъ булмаганнар эше белән шөгыльләнүче бүлекчә (ПДН) хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - әлеге хезмәт оешуның 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Балалар полицейские, диләр алар турында. Чөнки төп вазыйфалары - балалар тарафыннан башкарылучы җинаять һәм хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау чаралары күрү. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ПДН бүлекчәсен Рузалия Фәссахова җитәкли....

Балигъ булмаганнар эше белән шөгыльләнүче бүлекчә (ПДН) хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - әлеге хезмәт оешуның 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.


Балалар полицейские, диләр алар турында. Чөнки төп вазыйфалары - балалар тарафыннан башкарылучы җинаять һәм хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау чаралары күрү.
Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ПДН бүлекчәсен Рузалия Фәссахова җитәкли. Аның биредә эшли башлавына җиде ел инде. Баштан инспектор вазифасын башкара, аннан бүлекчә җитәкчесе урынбасары, ә быелдан аның начальнигы. Югары уку йортында белем алганда ул булачак һөнәрем балаларга ярдәм итү белән бәйле булырга тиеш, дигән карарга килә.
- Хокук бозган яшүсмерләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузасы, аларны туры юлга бастырасы килү теләге белән эшлим. Үзебезнең берничә кешедән торган бүлекчә командасы белән әлеге максатка ирешсәк, димәк без дөрес юнәлештә икән, дип шатланабыз, - ди Рузалия Камилев-
на.
Эшендәге уңышлары өчен ул һөнәри бәйрәм уңаеннан Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев