Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машинаны теркәү турындагы таныклык урынына инспекторга QR-код күрсәтергә мөмкин

Шул ук вакытта, республика Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, инспекторның таныклыкның кәгазьдәге төп нөсхәсен таләп итәргә хакы бар.

Татарстанда сынау режимында документлар тикшергән вакытта автоинспекторга кәгазь варианттагы транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык урынына аның QR-код рәвешендәге электрон күчермәсен күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде.

Шул ук вакытта, республика Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, инспекторның таныклыкның кәгазьдәге төп нөсхәсен таләп итәргә хакы бар.

Транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкның электрон вариантын «Дәүләт хезмәтләре. Авто» гаджетыннан йөкләп алырга мөмкин. Ул авторизациядән соң Дәүләт автоинспекциясе базасыннан автомобиль турындагы мәгълүматларны автомат рәвештә йөкләячәк.

Әлеге кушымта ярдәмендә машина йөртүчеләр автомобиль белән идарә итүне башка шоферга да тапшыра алачак. Моның өчен рульгә утырган кеше хакындагы мәгълүматларны күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, автомобильнең тарихын карарга һәм дәүләт реестрыннан кәгазь алырга, шулай ук автомобильне теркәүгә яки машина йөртү таныклыгын алыштыруга да язылырга мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев