Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгариф министрлыгы тарих буенча мәктәп программаларын тикшерә башлады

Көллиятләрдә һәм мәктәпләрдә Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматның дөреслеген ачыклау өчен тарих фәнен укыту программаларын тикшерә башладылар.

Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцока сылтама белән РИА Новости яза.

Россиядә мәктәптәге тарих дәреслекләрен тикшерү Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасыннан соң башланды. Ул кайбер дәреслекләрдә укучыларны икенче фронттагы сугыш турында тулырак таныштыралар, әмма Сталинград сугышын искә алмыйлар дигән иде.

Мәгариф министрлыгы ачыклаганча, Олег Волобуевның 11 сыйныф өчен «Россия һәм дөнья тарихы» дәреслеге турында сүз бара. Бу дәреслек белән әлегә кадәр көллиятләрдә укытканнар.

Кравцов бу материаллар кулланылган урыннарда «тарих курсын көчәйтәчәкләр» дип вәгъдә иткән иде. Соңрак ведомствоның «Мәгариф турында» федераль законы буенча тикшерү башлаганын һәм бу дәреслекләр сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтәчәк дип хәбәр итте.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X