Заман сулышы

Җәмгыятьнең баш бәласе

Үзәк район хастаханәсенең актлар залында Лениногорск районында тышкы сәбәпләр аркасында үлемне киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Аңа башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк җитәкчелек итте. Төп доклад белән халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Риф Әмиров чыгыш ясады. - Үлем темасы - иң борчыган мәсьәләләрнең...

Үзәк район хастаханәсенең актлар залында Лениногорск районында тышкы сәбәпләр аркасында үлемне киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Аңа башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк җитәкчелек итте. Төп доклад белән халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Риф Әмиров чыгыш ясады.


- Үлем темасы - иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Үткәннәргә күз салсак, 80 нче еллар уртасына республикада туучылар саны күбрәк. Югыйсә, халык та бай яшәми. Әмма илгә өмет яши. 1992 елдан кире процесс башлана. Һәм бүгенге көнгә кадәр халык үзенең киләчәгендә ышаныч тапмый. 2006 елда гаиләне үстерү максатыннан эшләнгән программалар ярдәмендә бераз уңай якка үзгәрешләр күзәтелде, тик бүгенге көндә туучыларга караганда үлүчеләр саны артуы дәвам итә. Үлүчеләрнең күпчелеген хезмәткә яраклы яшьләр тәшкил итүе - аеруча аянычлы. Вакытсыз дөньядан китүгә төп сәбәпләр -кан әйләнеше системасы авырулары, онкология һәм җәрәхәтләр. Үткән елларга күз салсак, 2008 елда барлыгы 1 мең 308 кеше үлгән. Шуның 362се - эшкә яраклы. 2009 елда бу сан бераз кимрәк - 1 мең 191 кеше, 353е - хезмәткә яраклы. Узган ел исә эшкә яраклы - 348 кеше үлгән, барлыгы 1 мең 254 кеше вафат булган. Быелның 10 аена нәтиҗә мондыйрак: үлүчеләр саны инде 1 мең 89 га җитте. Шуның 322гә якыны эшкә яраклы кешеләр, - дип таныштырды куркыныч нәтиҗәләр белән Риф Әмиров.

Үлүчеләрнең 80 проценты төрле тышкы сәбәпләр, ягъни асылыну, суда бату, психик күңелсезләнү аркасында якты дөнья белән саубуллаша. Әйтергә кирәк, быел нәкъ шушы сәбәпләрдән генә барлыгы 127 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

Докладчының чыгышыннан аңлашылганча, үлүчеләрнең саны күпчелек җинаять, асылыну һәм суга батуга бәйле. Явыз ният белән яки очраклы рәвештә кылынган җинаятьләр аркасында 3 елда һәм быелның 9 аена районда 13, шәһәрдә 25 кеше үлгән. Үлүчеләрнең яше күпчелек 20дән 50 яшькә кадәр. Димәк, гомерләре вакытсыз өзелүчеләр бар да эшкә яраклы кешеләр булып чыга.

- Суга батып үлү - җәмгыятьнең уртак проблемасы. Җәен, су коену, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, юка бозга керү һәм игътибарсызлыкның аянычлы хәлләргә китерүе барыбызга да яхшы таныш.

Соңгы өч елда һәм быелның 9 аена барлыгы 26 кеше суга батып үлгән. Шуның 9ы - быел батып үлүчеләр. Аларның 80 процентында канда алкоголь булуы расланды. Мисал өчен, Урман паркы янында торыр урыны булмаган исерек хатын-кыз күлләвектә батып үлде. Үпкәсендә су булу сәбәпле, әлеге үлем дә батучылар рәтенә кертеп карала.

Кыш кереп, сулыклар боз белән капланды гына, 9-10 яшьлек малайлар бозда хоккей уйный. Ата-ана кая карый? Бу кадәр җавапсызлык каян килә соң? Әлбәттә, без, үз чиратыбызда, бозга керүне тыя алмыйбыз, әмма кисәтергә кирәк дип уйлыйм. Шуңа тиеш булмаган урыннарга язу-аншлаглар кую бәладән коткарып калырга ярдәм итәр иде, - диде шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев.

Соңгы арада яшьләр арасында суицид "модага" кереп китте. Соңгы 3 елда һәм агымдагы елның 9 аена гына районда 144 кеше асылынып үлгән. Шуның 131е - ир-ат, 13е - хатын-кыз. Үлүче 90 кешенең канында исерткеч эчемлекләр куллану эзләре юк, аларның беркайчан да психиатр һәм психологка мөрәҗәгать иткәне булмаган. Мондый үлемне нәрсә белән бәйләп аңлатырга да белмәссең. 144 кешедән бары 24е генә наркологта, унысы - психиатрда исәптә торганлыгы билгеле. Япь-яшь егет-кызларның дөньядан бу кадәр тиз туюларына нәрсә сәбәпче? Бу хәлләрне ничек бетерергә һәм булдырмау өчен нишләргә? Барлык үлем очрагын да исерткеч эчемлекләргә генә кайтарып булмый бит. Утырышта әнә шул сорауларга җавап табарга тырышты комиссия әгъзалары.

Юл-транспорт белән бәйле үлемнәр дә еш очрый икән. Юл иминлеге хезмәтеннән килгән докладчы хәбәр иткәнчә, моңа руль артына яңа гына утырган, йөртү стажы булмаган шоферлар сәбәпче. Күпчелек яшьләрнең тизлекне арттырырга яратуы да аянычлы хәлләргә китерергә мөмкин. Безнең районда исерткеч эчемлекләр белән теркәлгән очракларның булмавы сөендерә. Әмма моның белән генә үлүчеләр саны кимеми. Ә менә кибет, киоск хезмәтчәннәре балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлекләрне бик теләп сата булып чыкты. Сәламәтлеккә караганда, яшьләргә исерткеч эчемлекләр сатып акча эшләү күпкә отышлырак күрәсең. Полиция начальнигы урынбасары Ринат Закиров аларның кичке сәгать 10нан соң сатылган очракта, кибет җитәкчеләренә кисәтү ясалуын әйтте. Намуслылары кисәтүне кабул итсә дә, бу эшкә бармак аша караучылар да юк түгел.

Химик матдәләр, дару препаратлары белән агулану очраклары да күңелле хәбәрләрдән түгел. Газ исенә быел 9 кеше (5се - авыл, 4се шәһәрдән) агуланып үлгән. Күрше районнарда үлүчеләр саны азрак, ә без бу яктан "алгарак" киткәнбез. Моның шулай икәнен шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов та искәртте.

- Чыннан да, безнең районда кеше күп үлә, аеруча эшкә яраклы яшьләр. Үз-үзләренә кул салучыларны, гомумән, аңламыйм. Болай булмый, нидер эшләргә кирәк, - диде Р.Хөсәенов.

Сулыклар янына тыючы аншлаглар кую белән бергә, аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсез булмас. Чарасызлыктан интеккән, суицидлыкка адым ясарга теләүче яшүсмерләр һәм яшьләр өчен "Ышаныч телефоны"ның актив эшләве дә аларның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Утырышта моннан тыш, яшүсмерләргә дин дәресләре бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган видеороликлар күрсәтү турында да тәкъдим итүчеләр булды. Тик әлеге чараларны барлык хезмәт вәкилләре үзара килешеп, бергә алып барса, нәтиҗәсе күпкә уңышлырак булыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: