Заман сулышы

Өмет вә ышану белән Рамазан аенда ураза тоттык (шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе котлавы)

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сагынып көтеп алынган бөек Рамазан ае сизелми үтеп тә китте. Раббыбыз каршында тырышлыгыбызны күрсәтеп уразалар тоттык, тәравыйх намазларына бастык. Инде кабуллардан булса иде! Амин!

Пәйгамбәребезнең хәдисендә китерелгәнчә “өмет вә ышану белән Рамазан аенда ураза тотканнарның” һәм “өмет вә ышану белән Рамазан аенда тәравыйх намазын укыганнарның элекеге гөнаһлары ярлыканыр” дигән дәрәҗәгә ирешергә һәммәбезгә дә насыйп булсын.

Ураза тотучылар өчен генә ачылачак җәннәтнең Әррайян ишекләреннән керергә безләргә рөхсәт ителсен! Амин! Билгеле, мәчетләргә бу Рамазанда җыелып булмады. Әмма изге айның савабы аңардан кимемәс, ин шә Аллаһ! Бит Раббыбыз “бер изгелекне дә югалтмам” диеп вәгъдә бирде.


Барыгызны да олугъ бәйрәм – Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Аллаһ Тәгалә йортларыбызга бәрәкәт иңдерсен! Гомер юлларыбызны гел туры юнәлештә үткәрергә насыйп итсен! Илләребезнең тынычлыгын мәхрүм итә күрмәсен!

Реклама

Сырхауларга шифа, ярлыларга мөлкәт, адашучыларга һидәят, ялгышучыларга магъфират насыйп ителсен! Ахирәткә иман белән күчергә, мәңгелектә Фирдәвес дәрәҗәләренә ирештергә язсын! Амин!


Иң изге теләкләр белән, барлык район имамнары исеменнән Лениногорск шәһәре һәм районы мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: