Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Паровоз юлга дәшә

Озын җәйге яллардан соң, балалар килүгә дип, без - Урдалы авылы балалар бакчасы хезмәткәрләре алар өчен күңелле сюрприз әзерләргә булдык. Һәрберебез, фантазиясен эшкә җигеп, кирәкле материаллар табып, уен мәйданчыгын әкиятләр аланына әйләндереп бизәп куйдык. Хәзер капканы ачып кергәч, тә, пар аккошлар каршы ала, төрле төсләргә буялган паровоз балаларны әкиятләр иленә...

Озын җәйге яллардан соң, балалар килүгә дип, без - Урдалы авылы балалар бакчасы хезмәткәрләре алар өчен күңелле сюрприз әзерләргә булдык.
Һәрберебез, фантазиясен эшкә җигеп, кирәкле материаллар табып, уен мәйданчыгын әкиятләр аланына әйләндереп бизәп куйдык. Хәзер капканы ачып кергәч, тә, пар аккошлар каршы ала, төрле төсләргә буялган паровоз балаларны әкиятләр иленә сәяхәткә чакыра. Каршыга балалары белән керпе килеп чыга, аю балдан авыз итәргә дәшә. Арырак баргач, үзеңне чып-чын әкият илендә итеп хис итәсең. Берсеннән-берсе матур, зур-зур чәчәкләр арасында атлар, зебралар, арысланнар тупланган, чын агачларга зур үрмәкүч үзенең пәрәвезен сарган, агач төбендә кояшта кызынып, елан ята. Теремкәйне урап алып, гөмбәләр үсеп утыра. Шушы могҗизаларны карап арыгач, утырып чәй эчәргә бизәкле түгәрәк өстәл куелган. Балаларга да, аларны озата килгән ата-аналарга да, бөтен тырышлыгыбызны, күңел җылыбызны салып эшләгән иҗатыбыз бик тә ошады. Бигрәк тә балалар сөенде. Ә алар шатлыгын бернәрсә дә алыштыра алмый. Без эшебездән бик канәгать калдык.
Алда салкын кышлар. Әле безне алда тагын зур эшләр көтә. Кардан-боздан сыннар ясап, балаларны тагын бер куандырасыбыз бар. Әзерлек эшләрен хәзер үк башладык инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: доу