Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Путин сыйныф җитәкчеләренә түләнә торган өстәмә 5 мең сум акча буенча аерым күрсәтмәләр бирде

Сыйныф җитәкчеләренә түләнә торган 5 мең сум акча уртача хезмәт хакыннан аерым исәпләнергә тиеш.

Бу – укытучыларга өстәмә ярдәм. Россия Президенты Владимир Путин әлеге түләүләр буенча аерым күрсәтмәләр бирде. Моның өчен киләсе өч елда 260 миллиард сум акча бүленгән.

– Мәктәп һәм көллиятләрдә сыйныф җитәкчеләре, кураторларга бирелә торган 5 мең сум акча хезмәт хакының күләмен билгеләгәндә чагылыш табарга тиеш түгел. Әлеге акча өстәмә ярдәм һәм бу мәсьәләдә башка аңлатмалар була алмый, –диде Владимир Путин.

Мондый түләүләрне ил буенча 915 мең сыйныф җитәкчесе ала. Әлеге акча сыйныф эше йөкләнгән педагогларга ярдәм буларак бирелә.

"Ватаным Татарстан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев