Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыелачак

Төркиядән кайтартылган мандариннарда зарарлы матдәләр булуын ачыкланган.

29 октябрьдән Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыелачак. Бу хәл мандариннарда хлорпирифос пестицидының рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттыру белән бәйле. Бу хакта Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.

«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мандариннарда зарарлы матдәләр булуын ачыклаган. Әлеге мандариналарда «Хлорпирифос» пестицидларының булуы ачыкланды. Аның концентрациясе максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артып китә», — диелә хәбәрдә.

Пестицидлы мандариннар Төркиядән кайтарылган. Инфекция таралуга юл куймас өчен, аларны кертүне туктатырга карар ителде. Хәл Роспотребнадзор контролендә, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/society/28-10-2021/rossiyag-t-rkiyad-n-mandarinnar-kert-tyelachak-5842025

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев