Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов мәктәпкә һөҗүм итүчене геройлаштыруны катгый рәвештә тыярга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына 11 майда Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм иткән җинаятьчене геройлаштырырга омтылышны катгый рәвештә тыярга кушты.

Бу хакта  Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов бүген хокук саклау органнары белән координацион киңәшмә уздырды. Анда уку йортларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Террорчылыкка каршы комиссия утырышында Татарстан Президенты тарафыннан элек кабул ителгән карар буенча республика уку учреждениеләрендә тикшерүләр оештырылды. Полиция хезмәткәрләре һәр мәктәптә булды. Куркынычсызлык чаралары көчәйтелде.

Киңәшмә барышында Миңнехановка шулай ук «интернетта үз мәкаләләрендә көн саен җинаятьченең тормышы турында җентекләп сөйләп, аны геройлаштыру очраклары ачыклану турында хәбәр иттеләр».

«Президент фикеренчә, мондый ясалма популярлык бик куркыныч», — диде Галимова.

Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов «хокук саклаучыларның игътибарын мондый гамәлләрне катгый рәвештә булдырмау зарурлыгына юнәлтте». Фаҗига фонында мондый язма авторлары «авыр җинаятьне гаепләми, ә мондый гамәлләр кылуга этәрә».

«Шуңа күрә җинаятьчене романтизацияләүнең теләсә нинди омтылышы хокук саклаучыларның аерым күз уңында булырга тиеш», — дип йомгаклады Татарстан Президенты.

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев