Заман сулышы

Сабантуй бүләге

Олы улы Раилнең әтисенә охшаганын белә Ләйлә, һәм моңа елдан-ел ныграк инана бара. Элегрәк якыннары: Раилең бетереп әтисе Кәрим инде, - дигәннәренә бик исе китми иде. Шулай да берничә көн элек булган вакыйга аны уйга калдырды. ...Уку елы тәмамланып, ямьле җәй башланды. Июнь - Сабантуйлар ае. Милли бәйрәм иң беренче...

Олы улы Раилнең әтисенә охшаганын белә Ләйлә, һәм моңа елдан-ел ныграк инана бара. Элегрәк якыннары:
Раилең бетереп әтисе Кәрим инде, - дигәннәренә бик исе китми иде. Шулай да берничә көн элек булган вакыйга аны уйга калдырды.

...Уку елы тәмамланып, ямьле җәй башланды. Июнь - Сабантуйлар ае. Милли бәйрәм иң беренче кечкенә авылларда башлана. Бакча, өй мәшәкатьләре, эш белән Ләйлә Сабан туе турында ишетмәгән иде әле.
Эссе көннәрнең берсендә, кичке якта улы Раил кайтып керде. Ул:
- Әни, менә сиңа бүләк, Сабантуйда оттым, - дип, өстәлгә тартма куйды. Кояшта кызарып, битләре алсуланган улына Ләйлә:
- Кайда булдың, нинди Сабантуй? - дип текәлде.
Раил быел мәктәп-гимназияне тәмамлады, машина йөртү таныклыгы алды, үзен зурга саный. Гаражда торган кечкенә "Жигули"дә бик шәп элдертә.
- Егетләр белән Сарсазга бардык, мин колгага менү буенча беренчелекне алдым, - диде Раил, горурланып.
- Биек колга идеме? И, әтиең баласы, ничек курыкмадың?
- Нидән куркасы?
- Егылудан! Трико кигән идеңме соң? - дип Ләйлә кырыс кына сорап куйды.
- Әйе, - диде җитез генә Раил, - Һәй, анда шәрә менсәң дә була иде, мәйданда нибары унбиш-егерме кеше, - дип кызу-кызу сөйләп, үзенә чәй ясап, ипи кисеп, өстәл янына утырды. Ләйлә ашарга әзерләгән җиреннән бүленеп, улын тыңлады.
- Алып баручы апа юмарт иде, әзрәк синең кебек. Мин баганага менеп киткәч курка калды, очына җитеп, җиргә төшкәнче: "Егыла күрмә", - дип йөгереп йөрде. Икенче урынга үтүк иде - әни, безгә үтүк кирәк иде, әйеме, - дип уфтанып алды. - Колгага икенче менгән малай яртысына да җитә алмады - шуып төште, шулай да аңа бүләк булды. Ә өченче менүчене кычкырып чакырды: "Колгага менәбез, өченче урын! Яңгыр килә, тизрәк, колгага менәбез, өченче урын!". Бер тазарак кына малайны җитәкләп алып килде, теге үсмер: "Хоп!" дип колганы кочып алды да, кымшанмады. Ә теге апа: "Маладис, өченче урын", - дип шатланды. Яңгыр килгәнче алып баручы бүләкләрне таратып бетерде, колгага менүче без өчәү генә идек.
Сөйләгән арада чәйләп алган Раил, тиз генә кичке уенга чыгып йөгерде.
Улының отып кайткан бүләге - чәй сервизына карап, Ләйлә ире Кәрим белән бергә үткәргән беренче Сабантуйны исенә төшерде.
...Яшьләр яз көне - апрель аенда өйләнештеләр. Ләйлә калада яшәүче Кәримнең законлы җәмәгате булды. Милли бәйрәмгә кияү, әби-бабасы янына, Ләйләләр авылына кайтты. Сабантуй көнендә яшь кияү белән кәләш, кулга-кул тотынышып, мәйданга якынлаштылар. Шунда Кәрим шатланып:
- О! Мин колгага менәм! - дип, Ләйләнең кулын ычкындырып, алга омтылды. Ерактан ук ялтырап торган шома, биек колгага карап Ләйләнең исе китте: "Ай-һай, моңа менүе?" Әмма Кәрим инде әлеге ярышта катнашучылар арасында иде. Менә колгага берсе менеп карады - уртасына да җитми шуып төште, икенчесе дә әкрен кыймылдады - хәлсезләнеп, шуып төште. Кәрим сабырсызланып үз чиратын көтә бирде. Ниһаять, аны дәшеп алдылар. Әлеге спорт ярышында яхшы костюм-чалбар кигән хәлдә көч сынашып булмый бит инде! Кәрим тиз генә өс киемнәрен салып атты. Аның кызыл җирлеккә эре зәңгәр кыңгырау чәчәкләре төшкән киң эчке киемен күреп, Ләйлә артка чигенде. Ә Кәрим, оста гына колганы эләктереп алып, яшь маймыл сыман, өскә үрмәләде. Салмак кына искән җил уңаена югарыда аның сатин трусигы, флаг кебек, җилферди иде. Шаянрак ир-атлар сызгырып, кул чабып алдылар. Җиңел генә шома колганы җиңеп килгән яшь кияүгә астан: "Әйдә, давай, булдырасың!" - дип кычкырып, көч биреп тордылар. Әлеге манзарадан дәртләнеп киткән апа-әбиләр күкрәкләрен киерә төшеп:
- Кем соң бу? Авылныкына охшамаган, кунак егетедер, - диеште.
- И, Ходаем, танымасалар ярар иде, - дип, Ләйлә җиргә сеңәрдәй булып кечерәеп калды.
Шулвакыт колганың очына җитеп килгән ире, башын аска борып, күзләрен очкынландырып:
- Сәлимова, сәлам! - дип кул изәде.
Йөзләгән күз Ләйләне табып танып алды.
- Ә! Сәлимов Зөлфәт кияве, ну шәп менә! - дип, сокланып куйдылар.
Оялуыннан күзләрен дә күтәрә алмаган Ләйлә, авылдашларына:
- Исәнмесез, исәнмесез, - дип эндәште.
Гөрләтеп кул чабулар астында күлмәк-чалбарын киеп маташкан Кәримне күрмәс өчен Ләйлә кайту юлына борылды. Тиздән аның нәфис биленә хәләл җефете кайнар кулын куйды:
- Беренче урын!
Ләйлә кайтырга үгетләп караса да:
- Һәй, авылдашларны күрмичә, сөйләшмичә нинди Сабантуй инде? - дип, йомшак сөйләп, хатынын мәйданга алып килде. Җайлы гына йөреп, бәйрәм азагына чаклы күңел ачтылар.
Гомере буе тормыш юлында ире гел биеклеккә үрмәләп, беренче булырга тырыша. Алма агачыннан ерак төшми диләр, уллары Раил дә әтисе кебек үткен, шаян, уңган шул.
Ләйлә, улы бүләккә алып кайткан чынаякларны, унтугыз ел элек әтисе җиңеп алган, бүгенге көнгә кадәр кадерләп тоткан чәйнек янына куйды.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: