Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сарабиккол авылының “Тынгысызлар” төркеменә йөрүче апаларның кул эшләре сокландырырлык (+фотолар)

Нинди генә кул эшләре юк татар халкында. Шуның иң күркәме – чигү. Чигүнең бик күп төре бар: кулъяулык чигү, сөлге, япмалар, мендәр тышлары чигү. Сарабиккол авылы мәдәният йортында әнә шундый кул эшләре белән шөгыльләнүче апалар – “Тынгысызлар” төркеменә йөриләр.



Күптән түгел районыбызга Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтыннан сәнгать фәне докторы Рауза Солтанова, сәнгать фәне кандидатлары – Наталья Герасимова, Юлия Борганова булып китте. “Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы” проекты кысаларында алар районнар буенча экспедиция үткәрә. Казан кунаклары Федотовка, Сарабиккол, Яңа Сережкино, Мордва-Кармалка авылларында булып, халыклардан сорашу үткәреп, этнография бизәкләре белән танышып киттеләр.  Сарабиккол мәдәният йорты директоры Раушания Мортазина әйтүенчә, институт вәкилләре Сарабиккол авылындагы кул эшләрен ошатканнар, авыл халкының никадәрле уңган булуларына шаккаттылар, ди.

Мәдәният йортындагы музейда булган экспонатларны да караганнар. Ә анда авылның тарихы, үткәннәр истәлеге чагыла. Хәтта Сарабикколдагы балалар йортында кулланылган самоварга кадәр бар. Бишекләр, туку станоклары да урын алган. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнара Саримова әйтүенчә, балалар музейга экскурсиягә килгәч, май яза торган предметларны күрсәтеп, менә ничек май ясаганнар элек дип сөйлибез, алар исләре китеп, тыңлап тора, ди. Матур, якты төсләр белән эшләнгән чигү әйберләре үзенә аерым урын алып тора.

“Тынгысызлар” төркеме мәдәният йортында  2003 елда  эшен башлап җибәрә. Һәвәскәрләр берләшмәсендә күбрәк олы яшьтәгеләр. Гөлнара Саримова әйткәнчә, алар белән бергә бик күп кул эшләре эшләгәннәр: сөлгеләр, мендәр тышлары, эскәтерләр чиккәннәр, алъяпкычларга, яулыкларга бизәк төшергәннәр.

“Бәйләнгән чәчәкләребез, чиккән күгәрченнәребез - искиткеч эшләр. Әлеге алъяпкычларыбыз, яулыкларыбызны бәйләп, төрле фестивальләрдә катнаштык, Азнакайга Чатыр тау фестиваленә баргач, күбесе сокланды безнең чигүләргә”, - дип сөйли.

“Тынгысызлар” төркемендә аеруча оста чигүчеләр: Галия Гарифуллина, Венера Мортазина, Гөлсинә Мортазина. Җитәкчеләре Гөлнара Саримова да шулай ук алтын куллы. Ә бизәкләрне төшерүче, эскизлар белән ярдәм итүче – Зөһрә Әхмәтова булган, ул шунда – клубта эшләгән. Тик Зөһрәбез,хәзер башка эшкә күчте, диделәр мәдәният йортында.

Тулырак "Заман сулышы" газетында җомга санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X